Бүген Казан ИТ-паркында ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Ницца-София Антиполис университеты президенты Фредерика Видал очрашты. Әлеге эшлекле очрашуда шулай ук Ницца-София Антиполис университеты вице-президенты Жан Кристоф, Иннополис университеты директоры Дмитрий Кондратьев, “Иннополис” проекты җитәкчесе Антон Грачёв катнашты.
Роман Шәйхетдинов “Иннополис” проектын тәкъдир итте. Сөйләшүләрдә мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2012 елның декабрь аенда “Университет Иннополис” автоном коммерциячел булмаган оешма теркәлеп, аның Күзәтчелек советы оешкан иде. Бүгенгә аның эш планы һәм 2013-2015 елларга бюджеты бар. MSIT-SoftwareEngineering магистратура программасы буенча укырга теләүчеләр өчен Иннополис университеты үзенең таләпләрен белдерде, якын арада бәйге кагыйдәләре һәм гаризалар кабул итү игълан ителәчәк. 2013-2014 уку елында ук конкурста җиңеп чыккан 15 кеше, АКШның Карнеги-Меллон университетында магистратурада укып, элеге абруйлы университет дипломын алырга мөмкинлек алачак.
“Иннополиста без дәүләт органнары, академик даирәләр һәм ИТ-компанияләр ярдәмендә мәгариф, фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләрнең интеграцияләнгән экосистемасын планлаштырабыз. Бу эш Россиядә ИТ-сектор үсешендәге комачаулыкларны бетерергә юнәлдерелгән”, - диде университет директоры Дмитрий Кондратьев. “Иннополис университеты” төзү эшенә университетларны “нульдән башлап” эшләтеп җибәрү тәҗрибәсе булган, дөньяга танылган экспертлар катнаша.
Ницца-София Антиполис университеты Франциянең Ницца шәһәрендә урнашкан. Аның тарихы XVII гасырдан, шул шәһәрдә юридик мәктәп ачылган вакыттан башлана. Университет мультидисциплинар уку йорты буларак рәсми рәвештә 1965 елда ачыла.
1989 елда “Ницца университеты”на – университет башта шул исемдә йөри – якында гына урнашкан София Антиполис технологик паркы белән бәйләнешенә басым ясап, Ницца-София Антиполис университеты исеме бирелә. Университет составында 7 факультет, 5 институт, шулай ук инженерлык мәктәбе бар.
Тикшеренүләр математика, физика, Җир шары һәм космос, химия, биология һәм медицина, гуманитар фәннәр, социология, информацион технологияләр һәм коммуникацияләр, агрономия һәм экология өлкәләрендә алып барыла. Быел университетта 25 меңнән артык студент һәм аспирант укый.
Университетның киң халыкара партнерлык челтәре бар һәм ул студентлар алмашу һәм университетара хезмәттәшлек итү программаларында катнаша: Erasmus, ErasmusMundusExternalCooperationWindow, CREPUQ, ISEP, ErasmusMundus, Tempus, LeonardodaVinci, Grundtvig, JeanMonnet, InterregAlcotra, UniversitéFrancoItalienne (UFI), UniversitéFrancoAllemande (UFA). Моннан тыш, Ницца-София Антиполис университеты берничә академик ассоциация әгъзасы булып тора: EuropeanUniversityAssociation (EUA), AgenceUniversitairedelaFrancophonie (AUF), CAMPUS France, InternationalStudents' ExchangesProgrammes (ISEP). Университет магистратура программасын ErasmusMundus проекты кысаларында алып бара, студентларга шулай ук ике диплом алырга мөмкинлек бирә.