ИТ-паркта Белгород өлкәсе губернаторы вәкиле Виталий Минкин булды

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркта Белгород өлкәсе губернаторы вәкиле Виталий Минкин  яңа эшли башлаучы ИТ-эшмәкәрләр проектлары һәм Дата-үзәк мөмкинлекләре белән танышты. Кунак ИТ-паркка Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Владимир Жуйков белән килде.

Казан ИТ-паркы –Россия Федерациясендә информацион технологияләр өлкәсендә эшләүче беренче технопарк булды. Ул 2009 елда РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарклар төзү турындагы” программа кысаларында барлыкка килде. Бүген технопаркта 126 резидент эшли. 2012 ел нәтиҗәләре буенча аларның кереме 4,6 млрд сум булып, шуның  578 млн сумы бюджетка салым рәвешендә керде. Чагыштыру өчен, 2011 елда 51 компания 2,9 млрд сум табыш алса, шуның 450 млн сумы салымга киткән иде. 2013 елда, үсеш темплары сакланган очракта, керем 5 млрд сумнан артачак, 730 млн сум салым рәвешендә бюджетка керәчәк, дип фаразлана.

Виталий Минкин Дата-үзәк эше белән, Uptime Institute Tier 3 сертификаты булган система белән танышты. Мондый система Россиядә бары  биш Дата-үзәгендә генә бар. Шулай ук кунакка яшь ИТ-эшмәкәрләр проектларын тәкъдир иттеләр. “Трек сервис” проекты җитәкчесе Марат Садриев автотранспорт эшен планлаштыру һәм анализлау системасы хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген система  Казандагы бер компаниядә тестлана, эш процессын оптимальләштерү нәтиҗәсендә анда 10 оператор урынына 3 кенә оператор калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International