“Иннополис” һәм “София Антиполис” хезмәтттәшлек хакында килеште

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

28 февральдә Мәскәүдә “Иннополис” һәм Франциянең “София Антиполис” фонды үзара аңлашу хакында меморандумга кул куйды. Чарада Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич, Фән һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры урынбасары Вадим Дубовик катнашты. Документка ТР Премьер-министр урынбасары –Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм фонд президенты Доминик Фаш кул куйды.

Килешү ике оешманың  берничә юнәлештә  – яңа компанияләр булдыру, стартапларга ярдәм итү һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күзаллый.       

 “Иннополис”ның шундый югары дәрәҗәле инвестиция үзәге белән хезмәттәшлек итүе -  конкурентлык һәм уңышлар яулау юлы”, - диде Роман Шәйхетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы хөкүмәте делегациясе 2012 ел декабрь аенда Франциядә  “София Антиполис” фонды һәм технопарк эше белән танышты һәм шунда  хезмәттәшлек итү, фонд тәҗрибәсен файдаланып уртак проектлар эшләү  теләге шунда туган иде.

“София Антиполис” фонды Франциядә 1984 елда барлыкка килгән җәмәгать оешмасы, инновацияләр, фәнни тикшеренүләр һәм мәдәният өлкәсендә эшләр алып бара. Фондның Ривеьерада урнашкан фәнни-технологик  паркы Европа  технопаркларының иң беренчесе, территориясе 2400 гектар, 30 мең кеше яши, 70 илдән килгән 1,4 мең оешма урнашкан, ел буена 4,8 миллиард евро акча әйләнеше бара. Бу дөньяда иң танылган технопаркларның берсе, башка шундый проектлар реализацияләүдә модель булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International