ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Җомга көн, 2013 елның 22 февралендә 10:00 сәгтә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада авылында мөһим инфраструктура объекты – 420010 номерлы почта бүлеге ачу тантанасы булачак.


20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 1 нче мартында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала. Бүген аның үзенчәлекләре, максаты турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары –Мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сөйләде.



19
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген ИТ-паркта  Универсиада 2013 өчен мәгълүмати-коммуникация һәм телекоммуникация инфраструктурасы төзүне координацияләүче ведомствоара эшче төркемнең икенче утырышы булды.


17
февраль, 2013 ел
якшәмбе

Р Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы Сезне юбилеегыз белән котлый! Без Сезнең мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенә тугры булуыгызны югары бәялибез! Оста, ярдәмчел һәм аралашучан булуыгыз Сезгә телекоммуникацион проектларны тормышка ашыруда һәр вакыттагыча ярдәм итсен, дип чын күңелдән телибез.


15
февраль, 2013 ел
җомга

2013 ел январенда  Татарстанда кәрәзле элемтә сыйфатына шикаятьләр узган ел белән чагыштырганда  ике тапкыр артты. Гражданнарны барыннан да бигрәк республика районнарында, Казан метросында  кәрәзле элемтәгә, мобиль Интернетка тоташып булмау  борчый.


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 “МегаФон” Ачык Акционерлар Җәмгыятенең  Татарстандагы 10 еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында бүген   компаниянең Идел буе  филиалы директоры Александр Григорьев, Татарстан буенча бүлеге башлыгы Максим Нечеухин һәм “Универсиада 2013” проекты җитәкчесе Сергей Обыденников сөйләде.


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан ИТ-паркында булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары –  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде һәм аларга технопарк төзү тарихы, Казан һәм Яр Чаллы мәйданчыклары эше, ИТ-белгечләр әзерләү үзенчәлекләре һәм технопаркның резидентлар сайлау вәзгыяте хакында сөйләде. Валентина Матвиенко Казанда соңгы тапкыр 100-еллыкка килгән, ИТ-паркта булганы юк икән.

ИТ-паркның Яр Чаллы мәйданчыгында эшләүче резидент “Все эвакуаторы” проектын эшләде. Бу проект web-сервис форматында Россия Федерациясенең  бөтен территориясендә транспорт эвакуацияләү өчен заказлар кабул итүче ачык биржа.  Башта төзелгән он-лайн биржа бик тиз үсеш алган һәм популяр булып киткән. “Тукталып калмыйча, без Shturmann навигация системасына тоташтык”, - дип сөйләде яшь ИТ-эшмәкәрләр.


12
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Россия Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы Сергей Донской Казандагы эш визиты кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров белән берлектә ИТ-паркта булды. Кунакларны Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров каршы алды.

Бүген  РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Владимир Артамонов. “ГЛОНАСС+112” республика системасы белән танышты. Очрашу “ГЛОНАСС+122” системасының call-үзәкләренең берсе урнашкан ИТ-паркта узды. Владимир Артамонов Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International