ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дагыстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатыйповка татар теленә локальләштерелгән пакетның беренче дисклары тапшырылды

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында Microsoft компаниясенең яңа Windows 8 операцион системасының татарчалаштырылган пакетын тәкъдир итү булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дагыстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатыйпов,  Microsoft компаниясенең Үзәк һәм Көнчыгыш Европа өлеше президенты Дон Гернтем, Microsoftның Россиядәге президенты Николай Прянишников, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Локальләштерү пакеты -  ул Microsoft Windows 8 операцион системасын кулланучылар өчен ясалган бушлай кушымта. Хәзер идарә итү панелендә татар телен системаның эшче теле сыйфатында сайлап алып була. Бу әлеге операцион системаның татарчага тәрҗемә ителүче дүртенче версиясе (Microsoft Windows XP, Microsoft Windows Vista и Microsoft Windows 7 версияләреннән кала). Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, иң авыры беренче тапкыр локальләштерү булган, моның өчен менюда кулланылучы терминнарның сүзлеген дөрес формалаштыру  кирәк була.

Рөстәм Миңнеханов Microsoft компаниясе белән Татарстан Республикасы 2005 елдан алып хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте. Без Татарстанда, Россиядә, башка илләрдә яшәүче татарлар элеге системаны куллана алсын өчен зур адым ясадык, диде ул. Татарстан Microsoft компаниясенең башка яңа эшләнмәләрен җәелдерү буенча да пилот булып  торачак. Моның өчен яхшы нигез кирәк: ИТ-парк, ИТ-лицей, тагын башка программалар шундый нигез булып тора. Стратегик партнерлыктан башка үсешне күз алдына да китереп булмый, диде Президент.

Россия, Татарстан бигрәк тә, Microsotf  өчен бик әһәмиятле  базар булып тора. Татарстанда зур мөмкинлекләр бар, бу югары белем алу өчен фантастик урын. 7 миллион татарга хезмәт итү өчен Татарстанга яңа технологияләр һәм инновацияләр алып килүче  компания милли мәдәният һәм тел үстерүгә әһәмият бирә, диде Дон Грентем үз чиратында.

Татарчага яраклаштырылган пакетлы беренче дисклар Рөстәм Миңнехановка һәм Рамазан Абдулатыйповка тапышырылды.

Татарлар 21 гасырга бик мобиль керәләр. Россия субъектлары арасында Татарстан җитәкчесе иң креатив, күп проектларга җан кертә, парламент җитәкчесе дә барлык субъектлар арасында иң тәҗрибәлесе, шуңа күрә без монда килдек, диде Рамазан Абдулатыйпов. Без дә Microsoft компаниясе ярдәмендә поститндустриаль электрон гасырга аяк басарга  телибез. Без технологияләр һәм техника хакында күп, ә аларга кушылучы контент турында аз сөйлибез.  Һәр халык өчен иң әһәмиятлесе – тел һәм мәдәният. Без бу баскычлардан татар халкын югары күтәрәбез, димәк аның 21 гасырда киләчәге бар, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International