uslugi.tatarstan.ru порталында “Балалар бакчасына электрон чират” хезмәте сыйфатын яхшырту максатында оештырылган сорашуда балалар бакчасына урнашканда коррупция очраклары булу-булмавы хакында сорау бирелгән иде. Чарада 2013 елның февраль аенда 1,5 мең кеше катнашты.
Нәтижәдә һәр ун ата-ана коррупция яки законсыз рәвештә бала урнаштыру очракларын әйтте, кайбер ата-аналар проблемалы балалар бакчаларының номерларын да язды. Сорашуда катнашучыларның 61 проценты коррупция белән бәйләнеш булмаганын билгеләде. Иң күп мәгълүмат Казан, Яшел Үзән, Биектау, Арча, Әлмәт, Чистай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән алынды.
Беренче нәтиҗәләр буенча ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Яшел Үзән, Биектау һәм Арча районнарында тикшерү алып барды. Тикшерүләр 2013 елның беренче ярты еллыгында дәвам итәчәк, аларның нәтиҗәләре прокуратура органнарына һәм муниципалитетларга анализ ясау һәм чаралар күрү өчен җибәреләчәк.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту чараларында катнашкан кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Шулай ук порталда үз фикерегезне язып калдыра аласыз.