Бүген IT-паркта узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов журналистларга ИТ-паркның яңа директорын тәкъдим итте. Ул - моңарчы “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП директоры урынбасары вазифаларын үтәгән Антон Грачев.
29 мартта Татарстан табибларына электрон медицина китапаханәсенә интернет аша керү өчен Сыйфат буенча медицина оешмалары ассоциациясе 1 мең шәхси пароль тапшырачак.
29 мартта “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк”ның 2012 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм ИТ-паркның яңа җитәкчесе белән танышуга багышланган пресс-конференция булачак.
РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров рәислегендә, составы яңартылган Югары технологияләр өлкәсендә технопарклар үстерү эшчәнлеген координацияләүче ведомствоара комиссиянең беренче утырышы булды.
Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннын артыгы цифрлы телевидениене заманча DVB-T2 форматында түләүсез карый ала.
Бүген ТР Дәүләт Советында узган “түгәрәк өстәлдә” Татарстанда почта бүлекләре эше, периодик басманы халыкка җиткерү, гәзит-журналларга язылу барышы хакында сөйләшү булды.
Мәктәп укучылары өчен “ИТ-чемпион” республика конкурсы призлары исемлеге Казан театрларына чакыру билетлары белән тулыланды. Билетларны ТР Мәдәният министрлыгы бирде.
2013 елның 13-14 апрелендә Казан ИТ-парк Бизнес-инкубаторына унынчы тапкыр резидентлар сайлау булачак.
Республиканың эре предприятиеләренең Иннополис университеты үсешенә катнашу мөмкинлекләре бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән “Татнефтехиминвестхолдинг” компаниясе директорлар советы утырышында тикшерелде. Әлеге компанияләр җитәкчелегенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Университет төзелешенә катнашу мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.
«IT-чемпион» республикакүләм конкурсында 8,5 меңнән артык укучы катнаша.