Республиканың эре предприятиеләренең Иннополис университеты үсешенә катнашу мөмкинлекләре бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән “Татнефтехиминвестхолдинг” компаниясе директорлар советы утырышында тикшерелде. Әлеге компанияләр җитәкчелегенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Университет төзелешенә катнашу мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.
ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов директорлар советына “Иннополис” проекты рамкаларында төзелүче яңа халыкара университет хакында сөйләде.
“Бу проект югары класслы ИТ-белгечләр әзерләүне гарантияли. Укыту реаль проектлар аша булачак, предприятиеләр үз чиратында укыту процессына шул проектлар аша турыдан-туры йогынты ясый алачак”, - диде министр. - Моннан тыш, университетта перспективалы гамәли һәм фундаменталь тикшеренүләр булачак”.
ИТ-Университет Татарстанда “нульдән” төзелә. Иннополис университеты партнеры Carnegie Mellon компаниясе АКШ ның Computer Science өлкәсе лидерлары рәтендә. Үзара теләктәшлек хакында меморандумга Татарстан хөкүмәте белән iCarnegie компаниясе ( АКШ университетының бер бүлеге) узган елның сентябрендә кул куйды. Университетта беренче укыту программалары якындагы ел ярым эчендә гамәлгә керәчәк. 2017 елда Иннополис университеты бар көченә эшли башлар, дип көтелә – бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү, университет партнерлары өчен белем күтәрү һәм белгечләр әзерләү, шулай ук тикшеренүләр башланачак.
“Хәзер университет стратегик партнерлар эзли”, - диде Роман Шәйхетдинов. - Һәр потенциаль партнер өчен университет бер ай эчендә хезмәттәшлек хакында шәхси программа тәкъдим итәргә әзер”.
“Илнең инновация юлына басуы бүгенгегә караганда 4 тапкыр артык ИТ-белгечләр таләп итә. Хәзер бу өлкәдә инерция күзәтелә, шуңа күрә ситуацияне тиз арада үзгәртергә кирәк. Икътисадның инновацион үсешендә Татарстан локомотив булып тора. Без ИТ-өлкә өчен югары сыйфатлы әзерләнгән студентлар санын арттырырга тиеш”.
Презентациядән соң, Президент Рөстәм Миңнеханов компанияләр җитәкчелегенә университет эшенә катнашу мөмкинлекләрен өйрәнергә кушты. “Сез бик зур ИТ-өлешле предприятиеләр вәкилләре.Сезгә яңа төзелүче югары уку йорты белән ни рәвешле хезмәттәшлек итү хакында карар кабул итәргә кирәк. Белгечләр әзерләүдәме, яңа төр компонентлар җитештерүдәме йә тикшеренү үзәкләре булдырыргамы – уйларга кирәк” , - диде Президент.
Белешмә: Территориясе аерым инновацион үзәк - “Иннополис” Татарстанның Югары Ослан районында 1200 гектар мәйданда төзелә. Бу яңа шәһәр булачак, анда 150 меңгә якын кеше яшәргә тиеш, шуларның өчтән бере югары технологияләр өлкәсендә, шул исәптән ИТ-өлкәдә булачак.
Иннополис территориясендә Махсус икътисади зонада (мәйданы 192 гектар) ИТ-компанияләр хуҗалык эшләре алып барачак, шартлары – махсус салым һәм таможня режимнары. ИТ-университетның проект егәрлеге – 5 меңгә якын укучы.