Казан ИТ-паркында юбилей сайлаулары булачак

2013 елның 26 марты, сишәмбе

2013 елның 13-14 апрелендә Казан ИТ-парк Бизнес-инкубаторына унынчы тапкыр резидентлар сайлау булачак.

Бизнес-инкубатор чагыштырмача күптән түгел – 2011 елның апрелендә эшли башлады. Ике ел эчендә 9 тапкыр сайлап алулар булды, анда Россиядән һәм башка якын чит илләрдән 400 дән артык заявка алынды. Шуларның иллесенә резидент статусы бирелде. Иң мөһиме – бу проектларга 90 млн сумнан артык инвестиция җәлеп ителде.

ИТ-парк резидентлары арасында иң уңышлылары - Автодория, СтартПак, СпортФорт, СпикФон, Марабака, Эйдос, DisplAir, Digital Loyality System, Ecwid, Product-Test, Real Speaker проектлары булды.

Резидентларның һәркайсы эш урыны, бухгалтерлык һәм юридик хезмәтләр белән тәэмин ителә.  Резидентлар өчен шунысы да бик әһәмиятле – Бизнес-инкубатор аларга проект менеджменты белән ярдәм итә, экспертлар челтәре менторларын җәлеп итә, төрле чаралар ( семинарлар, коучинглар, тренинглар һ.б. чаралар) үткәрә. Һәм стартаплар өчен инвестицияләр һәм грантлар алырга ярдәм итә.

Унынчы сайлауны тагын да кызыклырак итәр өчен бер эксперт - Паоло Борелла (Paolo Borella)  Европадан чакырылды. Ул  Windows Phone  платформасының мобиль кушымталарына юнәлдерелгән AppCampus компаниясе ( Финляндиянең эре акселератор компаниясе, фонды 18 млн евро, стартта 70 мең еврога кадәр) җитәкчесе. Бу  эксперт  Nokia, Fox Mobile Group и General Electric компанияләрендә эшләгән. 2009 елда  Паоло Борелла үз консультацион компаниясен - Boro Oy компаниясен булдыра, ул информацион технологияләр өлкәсендә яңа компанияләр ачарга, булганнарына үсеш алырга ярдәм итә. Шуның өстенә ул  башка акселератор - Startup Sauna компаниясе өчен тренер да булып тора.

Бу сайлауларның тагын бер яңа элементы бар – Startbase Инновацияләргә ярдәм итү федераль системасы генераль партнер булачак. Экспертлар төркеме җитәкчесе - Startbase системасы директоры Олег Баранник. Ул Бизнес-инкубатор командасы белән экспертлар эшен координациядә тотачак.

 bi.itpark@tatar.ru адресына сораулар биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International