РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров рәислегендә, составы яңартылган Югары технологияләр өлкәсендә технопарклар үстерү эшчәнлеген координацияләүче ведомствоара комиссиянең беренче утырышы булды.
Чарада профильле Россия Федерациясе министрлыклары вәкилләре, РФ Счет палатасы, шулай ук Россия Федерациясенең 11 субъекты вәкилләре катнашты. Утырышта моңа кадәр тотылмаган 630 млн сум акчаны кире программага кайтару һәм 2715 млн сумны 2013-2014 елларга конкурс нәтиҗәсендә субъектларга бүлеп бирү хакында карар кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, 2007-2014 елларга исәпләнгән бу программаның кураторы булып РФ Элемтә министрлыгы тора. Программаны финанслау федераль бюджеттан бара, тулаем алганда 10 млрд сум чамасы тәшкил итә. Әлеге очрашуда, регионнардан килгән материаллар нәтиҗәсендә, программаны үтәү рейтингы төзелде, шулай ук соңгы этапта финансларны нәтиҗәле файдалану өчен тәкъдимнәр ясалды.
Утырышта 2007-2010 елларда 4 регион тарафыннан (Калуга, Кемерово, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре) файдаланылмаган сумманы (630 млн сум) алга таба максатчан куллану өчен программага кире кайтарырга карар кылынды.
2013-2014 елларга хисапланган финанслау (3 млрд сум) алдагы этапта бары моңа кадәр эффектлы эшләгән регионнарда гына калачак, технопарклар төзеп бетерү өчен Новосибирск һәм Самара өлкәләре алачак.
Счет палатасы эшләрен эффектлы дип тапмаган регионнар (Калуга, Кемерово, Түбән Новгород, Пенза һәм Төмән өлкәләре) конкурста калучы 2715 млн сумга заявка бирә ала. Комиссия карары буенча, бу конкурста шулай ук Россия кластерлары исемлегенә (барлыгы 25 регион) кермәгән башка регионнар да катнаша ала.
Утырышта Николай Никифоров, йомгаклау этабында программа үтәлеше уңышлылыгы критерие булып мәйданчыклар төзү түгел, ә эш урыны булдыру торачак, диде. Бәйгедә откан регионнар технопаркларны 2015 елга 50% ка, 2018 елга 90% ка тутырырга йөкләмә алачак.
Регионнар бәйгесенә 2013 елның беренче ярты еллыгында нәтиҗә ясалачак. 2013-2014 ел программасына акча бер конкурс кысаларында бүленәчәк.