Казан ИТ- чемпионнарын театрга чакырдылар

2013 елның 26 марты, сишәмбе

Мәктәп укучылары өчен “ИТ-чемпион” республика конкурсы призлары исемлеге Казан театрларына чакыру билетлары белән тулыланды. Билетларны ТР Мәдәният министрлыгы  бирде.

Бәйгедә катнашучылар  үзләре җыйган 40 баллны Казан Яшь тамашачылар театрына һәм Г.Камал исемендәге Дәүләт академия театры билетларына алыштыра ала.

Март ахырында мәктәп каникуллары вакытында укучылар “”Продавец дождя”(Казан ЯТТ) “Кечтүкле уен” (Камал театры) спектакльләрен карый ала. Апрельдә “Очень простая история” һәм “Здравствуйте, я Ваша тетя!” тамашаларын карап булачак.

Чакыру билетлары саны чикләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бәйге 1 мартта старт алды. Мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы хакында сөйләп, аларны бу хезмәттән файдаланырга өйрәтергә тиеш. Ягъни, шәхси кабинетлар ачып, алар аша электрон рәвештә түләргә өйрәтергә тиеш. Шуның өчен укучыларга баллар бирелә, соңрак бу балларны алар төрле призларга алмаштыра ала.Иң зур приз –iPad.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International