Иң актив укучы Мөслим районында яши

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

«IT-чемпион» республикакүләм конкурсында 8,5 меңнән артык  укучы  катнаша.

Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «IT-чемпион» республикакүләм конкурсы 1 мартта старт алган иде. Бәйге эшләре “Иң актив укучы” һәм иҗади номинацияләрдә бара. Соңгысы май аенда булачак, анда  конкурсны оештыручылар –ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы  uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү хакында укучылар тәкъдимнәрен җыячак.

Әлегә укучылар баллар җыя, алар соңыннан балларын iPad планшетлары, Казандагы төрле мәдәни чараларга билетларга алмаштыра алачак.

Укучылар өчен төрле сюрпризлар да каралган – призлар исемлеге яңартылып тора. Бу яңалыклар edu.tatar.ru порталында шәхси кабинетларда күрсәтелә.

Баллар җыю бик ансат -  өлкән буын кешеләренә uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинет ачырга булышырга кирәк. Һәр эш өчен 1 балл бирелә. Әмма ул баллар беренче 100 сум түләм керткәч кенә активлаша ала. Алга таба өлкән кеше кабинетыннан узган һәр түләм укучыга 4 балл өстәп тора.

Баллар саналсын өчен, укучы өлкән кеше кабинетында үзенең edu.tatar.ru  порталындагы аккаунтын яза. Кабинетлар саны чикләнми. Саналган баллар хакында укучы үз кабинетында белеп тора. Өлкәннәр никадәр активрак булса, ягъни портал аша күбрәк  хезмәт башкарса, укучы шуның кадәр күбрәк бал җыя. Димәк, аның iPad оту шансы да арта.

 “Бүген конкурста 8,5 мең укучы катнаша. Алар бәйгегә 11 мең өлкән кешене  җәлеп итте, яңа 6 мең шәхси кабинет ачылды”, - диде ТР Премьер-министр урынбасары- Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Баллар буенча Татарстанның Мөслим районында яшәүче укучы иң алда бара. “Бәйге белән кызыксынучылар күп. Актаныш, Чүпрәле, Теләче, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Ютазы районнары актив катнаша.

Конкурс 3 этапта бара: 1 март- 24 май; 25 май-1 сентябрь; 2 сентябрь-20 декабрь. Һәр этап ахырында республиканың һәр муниципаль районында иң актив 3 кеше iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International