Бүген ТР Дәүләт Советында узган “түгәрәк өстәлдә” Татарстанда почта бүлекләре эше, периодик басманы халыкка җиткерү, гәзит-журналларга язылу барышы хакында сөйләшү булды.
Чарада Вице-премьер - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова, депутатлар һәм массакүләм чаралар вәкилләре катнашты.
“Почта России” компаниясендә ситуация гадәттән тыш начарланды, моны РФ министры Николай Никифоров та раслады. Федераль дәрәҗәдә бүген законнар кабул итү буенча, оештыру мәсьәләләрендә, эштә тәртип салу буенча ниндидер эшләр бара. Бүген без Татарстанда почта эше мәсьәләсен күтәрәбез”, - дип сөйләшүне Римма Ратникова ачып җибәрде. – Февраль аенда җибәрелгән 8 март котлавын мин март ахырында алдым. Мондый мисаллар җитәрлек, тик бүген эмоцияләргә бирелмичә генә эшләргә тәкъдим итәм”, - диде ул.
Ирек Миңнәхмәтов чыгышын: “Районнардагы өлкән буын кешеләр өчен кәгазьгә басылган гәзитләрдән республика тормышы хакында мәгълүмат алып тору элеккечә үк бик мөһим”, - дип башлады. -Татарстанда гәзит-журналлар башлыча “Татарстан почтасы” аша таратыла. 2013 елның беренче ярты еллыгында “Татмедиа” басмаларына 322 мең экземпляр язылу булды, бу узган елга караганда 3% ка артыграк” . “Татмедиа”га язылу компаниясеннән, аның сүзләренә караганда, 162 миллион сум кергән, шуның 50 % почта хезмәтенә киткән.
“1 апрельдән икенче ярты еллыкка подписка башлана һәм бәяләр дә арта, чөнки “Татарстан почтасы” элемтә, транспорт, сортировка хезмәтләренә бәяне тагын 15% ка арттыра. Шулай итеп, редакцияләр табышларының 60% ын почтага бирергә мәҗбүр. Кайбер басмалар, мәсәлән, “Казанские ведомости”,”Шәһри Казан” редакцияләре өчен, бу сан 75% ка җитә”,- диде “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе.
Ирек Миңнәхмәтов башка проблемаларга да тукталды: “Гәзит-журналлар язылучыларга соң таратыла, хәтта подъездларда ташлап китү очраклары да бар. Татар телендәге гәзитләр күбрәк авыл җирендә алына, ә күп кенә авылларда почта бүлекләре ябылды”, - дип санап китте агентлык җитәкчесе.
“Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова почта тарату проблемасын кадрлар кытлыгы белән бәйләде. Аның сүзләренчә, кадрлар алмашу бүген 30 % ка җиткән. Төп сәбәбе – хезмәт хакының түбән булуы. Компаниядә уртача хезмәт хакы – 13 мең сум. “Бездә 3,6 мең почтальон эшли, 2 меңе – авыл җирендә”, - диде ул. – Ә хезмәт хакы федераль дәрәҗәдә формалаша”.
“Почта России”, билгеле, федераль предприятие”, - дип килеште Роман Шәйхетдинов. - Шул ук вакытта конкрет регионда эшнең эффектлылыгын арттыру бүлек җитәкчесе эшенә дә бәйле”.
“Почта России “ бүген монополист хәлендә, кызганычка каршы, бу эш нәтиҗәсендә күренә. Периодика таратуда альтернатив форма үстерергә, иганәчеләр өчен “кайнар линия” булдырырга кирәк”,- дип бәяләде Роман Шәйхетдинов.
“Бүгенге сөйләшүгә без юкка гына прокуратура вәкилләрен чакырмадык, чөнки без бүген кеше хокуклары массакүләм бозыла дигән фикердә торабыз”,- диде Римма Ратникова. - Катгый чаралар күрер вакыт җитте”.