Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннын артыгы цифрлы телевидениене заманча DVB-T2 форматында түләүсез карый ала.
Авыл җирлегендә яшәүче татарстанлылар элек өч-дүрт программа гына карый ала иде, хәзер аларның саны сигезгә җитте - «Первый канал», «Россия 1», «Россия 2», «НТВ», «Петербург-5 канал», «Россия Культура», «Россия 24» һәм «Карусель», ә 2013 елдан аларга тагын бер региональ канал һәм «Общественное телевидение России» өстәләчәк.
Исегезгә төшерәбез,”Россия Федерациясендә 2009-2015 елларга телерадиотапшырулар үсеше” Федераль максатчан программасы буенча 1 мартта Казанда DVB-T2 стандартлы цифрлы эфир телевизион тапшырулары старт алды. Хәзер программаның икенче этабы тормышка ашырыла: узган елның 8 декабрендә Шәмәрдән телеүзәгендә цифрлы телетапшырулар башланды, ә быел 15 мартта цифрлы телевидение Яр Чаллыга килде.
“2013 елда Татарстанда икенче цифрлы пакет эшләтеп җибәреләчәк (мультиплекс), бу исә эфирда яхшы сыйфатлы 20 телеканал булачак дигән сүз”, - диде ТР Мәгълүмталаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, 2015 елга татарстанлыларның 95 % цифрлы телевидение белән тәэмин ителәчәк, шулай итеп, авыл һәм шәһәр арасында мәгълүмати тигезсезлек бетәчәк”.