29 мартта Татарстан табибларына электрон медицина китапаханәсенә интернет аша керү өчен Сыйфат буенча медицина оешмалары ассоциациясе 1 мең шәхси пароль тапшырачак.
Бу китапханәдә заманча һәм исбатлаучы медицинага бәйле мәгълүмати материаллар күп: 50 белгечлек буенча клиник рекомендацияләр, дару һәм лаборатория тикшерүләре буенча белешмәлекләр, медицина рәсемнәре банкы, пациентлар өчен өйрәтүче материаллар, медицина калькуляторлары һ.б.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, библиотекага материаллар 3500 академик һәм фәннәр докторлары тарафыннан әзерләнгән.