ТР Вице-премьеры-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ИТ-паркның яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2013 елның 29 марты, җомга

Бүген IT-паркта узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов журналистларга ИТ-паркның яңа директорын тәкъдим итте. Ул - моңарчы “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП директоры урынбасары вазифаларын үтәгән Антон Грачев.

Казан ИТ-паркы бүген – 58 резидент, 2180 хезмәткәр һәм 2012 елда алынган 4,6 млрд сум керем, диде Роман Шәйхетдинов чыгышында.

Мондый темплар сакланган хәлдә, 2013 елда Казан резидентлары 6 млрд сумнан да ким булмаган керем алачак, шуның 730 млн сумы салым рәвешендә бюджетка күчәчәк, дип фаразлый министр.

“Казан мәйданчыгы 100% ка тулы. Россия Элемтә министрлыгы Казан ИТ-паркын илдә иң алдынгылардан саный. 2012 елның 25 августында без Яр Чаллыда икенче мәйданчык ачтык. 2013 ел башына андагы резидентлар саны 70 кә җитте.Бүген анда 502 кеше эшли.

Казандагы мәйданчыкта 2012 елда компанияләр саны 50 дән 58 гә җитте. Проектлар саны 3 тапкыр артты – 2011 елда 51 проект булса, 2012 елда 140 проект булды. Хезмәткәрләр саны 1600 дән 2180 гә җитте.

Казан һәм Яр Чаллы мәйданчыклары “Югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк” ДАУ тарафыннан идарә ителә. ДАУ ның кереме 2012 елда 87% ка артты – 204 млн сум тәшкил итте”,-  диде министр. - “2012 ел уңышларының тагын берсе – Казан ИТ-паркы Дата –үзәге  халыкара Tier III стандарты сертификаты алды. Шулай ук “КАМАЗ” ААҖ һәм “Татэнергосбыт” ААҖ лары белән аларның инфраструктураларын аутсорсингка алу хакында контрактларга кул кую да зур уңыш булды. 2012 елда ИТ-парк Дата-үзәге 68,9 млн сум керем алды, бу 2011 ел белән чагыштырганда 118%.”

“ИТ-парк Бизнес-инкубаторында бүген 37 стартап эшли. Уңышлыларыннан - Автодория, СтартПак, СпортФорт, СпикФон, Марабака, Эйдос, DisplAir, Digital Loyality System, Ecwid, Product-Test, Real Speaker проектлары. Бизнес-инкубаторның 7 резиденты “Сколково” проекты әгъзасы статусы алды.

2012 елда Бизнес-инкубатор 62 млн сум инвестиция җәлеп итте, бу узган елга караганда 53% ка артык.

ИТ-паркта уздырыла торган чаралар саны 3,5 тапкыр артты, бу сегментта 2012 елда 15,5 млн сум акча керде”.

Роман Шәйхетдинов бу уңышларда Динар Насыйровның талантлы җитәкче һәм идарәче буларак зур ролен ассызыклады. Министр аңа югары һөнәри осталыгы һәм башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды, яңа вазифасында зур уңышлар теләде. “Нәтиҗәле, динамик эшчәнлек алып баручы менеджерларга алга таба үсеш өчен һәр 3 ел саен эш урынын алмаштыру файдага гына”,-дип саный министр.
Динар Насыйров белдерүенчә, Төбәк инновацияле проектлары фонды яңа структура. Ул әле бүген генә теркәлү узган. Фондның төп миссиясе Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенә кергән субъектларның, шул исәптән, Татарстанның проектларын финанслау белән генә чикләнмичә, аларга инновацияле ярдәм күрсәтү, этәрү дә. Сүз беренче чиратта, нефть химиясе, нефть эшкәртү, төзелеш һ.б. өлкәләргә караган проектлар турында бара.
Антон Грачев исә, үз чиратында, Динар Насыйров төзеп калдырган профессиональ командага килүенә сөенүен белдерде. Алда торган төп бурычларның берсе дип ул нәтиҗәле үсеш темпларын саклап калуны атады. Мөһим бурычларның тагын берсе дип ул югары технологияләр паркы инфраструктурасын төзүдәге тәҗрибәне “Иннополис” төзелешендә файдаланып, IT-паркны “Иннополис”ка интеграцияләүне саный. Киләчәктә IT-паркның өченче мәйданчыгын “Иннополис”та ачу ихтималын белдерде.

Белешмә:

Антон Олегович Грачев 1983 елда Ижевски шәһәрендә туа.

Казан дәүләт финанс-икътисад институтында “Банк эше” белгечлеге буенча бакалавриат, “Җитештерү икътисады” белгечлеге буенча магистратура һәм “Маркетинг” белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый.

2003-2005 елларда “Элемтә” инвестиция компаниясендә фонд үзәге белгече, корпоратив бүлек менеджеры, Биржадан тыш операцияләр һәм яңа базарлар бүлеге җитәкчесе.

2005-2008 елларда “Татфондбанк” ААҖ казначылык җитәкчесе урынбасары.

2008-2012 елларда “Автолайф-групп”ның Башкаручы директоры.

2012-2013 елларда “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП директоры урынбасары, “Иннополис” проекты җитәкчесе.
Инглиз, итальян, француз һәм татар телләрен белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International