Чәршәмбе, 8 майда Чаллы шәһәрендә ИТ-паркның Казан һәм Чаллы резидентлары ветераннарны Җиңү көне белән котладылар. Бу бәйрәм илебезнең һәр кешесе өчен мөһим. Кунаклар алдында Казан ИТ-паркының директоры Антон Грачев чыгыш ясады. Ул ветераннарга җиңү өчен рәхәтләрен җиткереп, аларга сәламәтлек теләде.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элемтә өлкәсе эшчеләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында элемтә тармагы ветераннарын зурладылар.
Бүген Премьер-министр урынбасары – Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда эшләүче мәгълүмати-коммуникация инфраструктурасының элемтә операторларының халыкара студент уеннарына әзерлеге буенча киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә ААҖ “МТС”, ААҖ “Вымпелком”, ААҖ “МегаФон”, ЯАҖ “НСС” һәм ЯАҖ “СМАРТС”, ААҖ “Таттелеком”, ААҖ “Ростелеком”, ФДУҖ “Россия Почтасы”, шулай ук Универсиада Дирекциясе һәм Татарстанның Роскомнадзор оешмасы катнашты.
Хәзер мәктәп укучысының электрон көндәлеге һәрчак кул астында – укучының билгеләрен iOS платформасы җиһазлары өчен “ТР Хезмәтләре” (“Услуги РТ”) кушымтасы аша тикшереп була.
Казанда узган ел сентябрь аенда ачылган ИТ-лицейда бүген зур кунаклар булып китте: Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, Казан университеты ректоры Илшат Гафуров, ИТ-парк директоры Антон Грачев, ЮНЕСКО халыкара комитеты экс-президенты, профессор Джанчей Янгпраюнг (Таиланд), Educare Cooperative Limited (Сингапур) компаниясенең профессиональ үсеш директоры Джая Дас.
“ИТ-чемпион” бәйгесендә 100 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru порталында өлкән кешеләрнең 109 838 шәхси кабинетында теркәлде. 24 майда бәйгенең беренче нәтиҗәләренә йомгак ясалачак.
Бүген Казанда VIII Казан венчур ярминкәсе ачылды. Ярминкәдә European Tech Tour, EVCA ( Европа туры һәм венчурлы инвестицияләү ассоциациясе) ,«Россия Венчур Компаниясе», EBAN (Европа бизнес-фәрештәләре ассоциациясе), DFJ VTB Aurorа, Россия инновацион регионнары ассоциациясе, «УНИВЕР Капитал», Global Innovation Labs, «Биофонд РВК», Almaz Capital Partners, Россия технологик үсеш фонды, МСП-Банк, Сколково Фонды, GlobalTechInnovations компанияләре катнаша.