ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2013 ел
җомга

Бүген Идел буе дәүләт телекоммуникацион һәм информатика университетының Казан филиалында чыгарылыш кичәсе узды. Читтән торып укучы 130 студент диплом алдылар.



23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Семь пядей” яңа проекты Казан  ИТ-паркының Бизнес-инкубаторының 10нчы сайлап алу буенча резидент булды. Әлеге геомәгълүмати порталда физик һәм юридик затларга, дәүләт структурасы, аналитика агентствосының аерым җир объектлары буенча актуаль мәгълүмат сакланачак.



22
май, 2013 ел
чәршәмбе

Инвалидларның проблемалары турында еш сөйлиләр. Дәүләт тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үзләрен рәнҗетелгән итеп хис итмәсеннәр өчен төрле чаралар эшләнә.

Moody’s Investors Service Ltd халыкара агентствосы вице-президентлары Александр Проклов башлыгында делегациясе Татарстанның финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм республиканың икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин белән берлектә Казан ИТ-паркында булды.


21
май, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча элемтә, информацион технологияләр һәм масса-күләм коммуникация өлкәсендәге надзорның Федераль хезмәте идарәсе карары буенча, “Радиотелеком” ҖЧҖ цифралы эфирда вещаниегә лецинзиясе булмау сәбәпле, 2013 елның 21 маеннан “ТНТ”, “НТК”, “Звезда”, “Казан” телекомпанияләре, “REN-TV” телеканалы, “Эфир” телеканалы Казанда цифралы форматта трансляцияне туктата.


20
май, 2013 ел
дүшәмбе

Ленинград өлкәсе делегациясе губернатор Александр Дрозденко җитәкчелегендә Казан ИТ-паркы белән танышты. Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2009 елда ачылган ИТ-парк тарихы турында сөйләде, Дата-центр һәм Бизнес-инкубатор буенча экскурсия үткәрде.


16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән беррәттән Алмата шәһәре хәкиме Әхмәтҗан Есимов җитәкчелегендә Казахстан делегациясе булды.

Россия Федерация Масса-күләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы 2018 елга ИТ-өлкәсе белгечләренең санын икеләтә күбәйтергә, ИТ-белгеч һөнәренең Россиядә иң популяр һөнәрләр бишлегенә керүен планлаштыра.


15
май, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ААҖнең Идел буе филиалы директоры Дмитрий Проскура белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.


14
май, 2013 ел
сишәмбе

Android платформасы җиһазлары өчен “Услуги РТ” мобиль кушымтасына яңартулары чыкты. Кушымтаның яңа версиясе аша мәктәп укучысының электрон көндәлеген һәм билгеләрен карап була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International