Moody’s Investors Service Ltd халыкара агентствосы вице-президентлары Александр Проклов башлыгында делегациясе Татарстанның финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм республиканың икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин белән берлектә Казан ИТ-паркында булды.
ИТ-паркта кунакларны Татарстанның вице-премьеры – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды. Ул делегациягә Казан ИТ-паркының тарихы, инфраструктурасы турында сөйләде.
Бизнес-инкубаторда Александр Проклоновка апрельдә резидент булган –“Семь пядей” геомәгълүмати портал турында сөйләделәр. ”Безнең проектның максаты булып, дәүләт органнарыннан таләп ителүче мәгълүматларның базасын булдыру”, дип сөйләде проектның җитәкчесе Михаил Чернов. Кунаклар проектны уңай кабул иттеләр, уңышлылык өчен Росреестр белән эшчәнлек алып барырга кирәк икәнен ассызыкладылар.
Икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин кунакларга Татарстанның 2012 ел һәм 2013 елның беренче кварталына социаль-экономик үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. Александр Проклов инвестицияләр, авыл хуҗалыгы үсеше турында сорашты.
“Ә хәзер без сезгә республиканың киләсе ике-өч елга инвестицион үсешен үстерү турында сөйлибез”, дип сүзен башлады “Иннополис” проекты турында Роман Шәйхетдинов.
“Россиянең иң уңышлы ике технопаркы – безнекеләр. Без үзебезнең инновацияләр өлкәсендәге урынны көчәйтәбез. Иннополис төзү – бу зур адым”, дип белдерде министр. “Иннополис – ул аерым шәһәр. Биредә фәнни эшчәнлек алып бару һәм бизнес үстерү өчен шартлар булдырылачак. Проектның төп таянычы – технопарк, дата-центр, ИТ-университет, социаль инфраструктура. Иннополис – ул фәнни үзәкләр, мәктәп, балалар бакчасы, кибетләр генә түгел, ул шулай ук, торак. Нәкъ менә Иннополиста торакның рент системасы кулланылачак. Ул алга таба Россия буенча үсеш алуы ихтимал.”, -дип сөйләде Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Иннополистагы ИТ-индустрия хезмәткәрләренең хемәт хакы Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан икеләтә күбрәк булачак. Аерым игътибарны министр ИТ-университетка юнәлтте: “Россиядә ИТ-индустрия өчен кадрлар әзерләүдә системалы укыту юк. Алга киткән илләр бу юнәлешкә зур игътибар юнәлтә. Безнең талантлар чит илгә укырга китә. Ситуацияне алыштырырга кирәк. Без киләчәктә зур перспективалары булган индустриядә белгечләр әзерләячәкбез”.
“Мин сезгә бары уңышлар гына тели алам. Сез чыннан да перспективалы өлкәдә эшлисез. Һәм монда төрле юнәлештә үсеш алып була”, диде Moody’s Investors Service Ltd делегациясе җитәкчесе Александр Проклов.