Ленинград өлкәсе делегациясе губернатор Александр Дрозденко җитәкчелегендә Казан ИТ-паркы белән танышты. Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2009 елда ачылган ИТ-парк тарихы турында сөйләде, Дата-центр һәм Бизнес-инкубатор буенча экскурсия үткәрде.
Бизнс-инкубаторда кунакларга “Эйдос” һәм “Автодория” проектлары турында сөйләделәр, шулай ук Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, “Халык контроле” системасы һәм электрон документооборот системасын тәкъдим иттеләр.
Кунакларны “Эйдос” компаниясенең медицина операцияләре симуляторы кызыксыну уятты. Әлеге стимулятор үзенә пациентның роботын һәм эндохирургия симуляторын үз эченә алган. Моннан тыш симуляторның хакы чит ил аналоглары белән чагыштырганда күпкә очсызрак, дип белдерде министр Роман Шәйхетдинов. ““Эйдос” эшчәнлеген Бизнес-инкубаторда стартап буларак башлаган иде. Хәзер ул уңышлы проект булып танылган, һәм үз технопаркын төзәргә исәпли”, дип сөйләде Министр.
Бизнес-инкубаторның тагын бер уңышлы проекты – “Автодория” компаниясе – машиналарның юл тизлеген санаучы аппарат-программ комплекс. Регистраторлар автомобильнең дәүләт регистрацион билгесен танып, ГЛОНАСС приемнигы ярдәмендә фиксациянең вакытын һәм урынын билгели. Бу системаның уңышлы ягы булып, водительләр кирәкле юл тизлеген аерым бер юл урынында гына түгел, ә автомагистраль дәвамында саклап барачак. Татарстан юлларында проектны тест рәвешендә куллану 2013 елның мартыннан башланды.
Гадәт буенча Ленинград өлкәсенең делегациясенең визиты ИТ-парның “дан тактасы”нда язу калдыру белән тәмамланды. Александр Дрозденко, Татарстанның технопарклар һәм инновация үсешендәге тәҗрибәсе Россия өлкәсенең башка төбәкләре өчен бик файдалы һәм үрнәк алырлык, дидн.
Ленинград өлкәсе делегациясенең Татарстанга килүе республиканың төрле өлкәдә тәҗрибәсен туплау белән бәйле. Алексндр Дрозденко Кремльдә Республиканың Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда мәгълүатлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстанның вице-премьеры Әсгать Сәфәров, халыкара сораулар буенча Татарстан Президентының ярдәмчесе Радик Гыймәтдинов катнаштылар.
“Без Татарстанның электрон документооброт, дәүләт һәм муниципаль порталы белән таныштык. Татарстан хөкүмәте кулланган технологияләрне үзебездә дә кертергә сөйләштек”, дип сөйләде Александр Дрозденко.
Шулай ук, Ленинград өлкәсенең делегациясе Татарстанда “Химград” һәм “Казаньоргсинтез” белән танышты.