Роман Шәйхетдинов дипломнар тапшырды

2013 елның 24 мае, җомга

Бүген Идел буе дәүләт телекоммуникацион һәм информатика университетының Казан филиалында чыгарылыш кичәсе узды. Читтән торып укучы 130 студент диплом алдылар.

Премьер-министр урынбасары – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тантаналы рәвештә укуларын тәмамлаучыларга котлау сүзләрен җиткерде һәм «Таттелеком» ААҖ хезмәткәрләренә Азалия Ким һәм Айгул Галиевага кызыл дипломнарын тапшырды.

Университетта «Элемтә тармагы һәм коммутация системалары», «Күпканаллы телекоммуникацион системалар» белгечлекләре буенча Татарстанның төрле оешмалары, шул исәптән «Таттелеком» ААҖ, «Телесет» ААҖ, «Татарстан почтасы» хезмәткәрләре укый.

Белешмә:

Идел буе дәүләт телекоммуникацион һәм информатика университетының Казан филиалында «Элемтә тармагы һәм коммутация системалары», «Күпканаллы телекоммуникацион системалар», «Инфокоммуникацион технологияләр  һәм элемтә системасы» белгечлекләре буенча читтән торып укыталар.

Филиалда читтән торып 520дән артык югары квалификацияле белгеч чыгарылган. Алар Татарстан Республикасының төрле элемтә оешмаларында эшлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International