Бүген Казан ИТ-паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән беррәттән Алмата шәһәре хәкиме Әхмәтҗан Есимов җитәкчелегендә Казахстан делегациясе булды.
Татарстанның сәүдә-икътисади хәле презентациясен инвестицион үсеш Агентствосы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кабиров, югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” технопаркы директоры Антон Грачев һәм “Идея” технопаркының генераль директоры Сергей Юшко тәкъдим иттеләр.
Казан ИТ-паркының матбугат-үзәгендә кунакларга Татарстанның икътисади-инвестиция потенциалы презентацияләнде.
Кунакларга “Иннополис” үзәге, “Смарт-сити” проекты, “Химград” технополисы, “Идея” технопаркы һәм Казандагы һәм Чаллы шәһәрендәге югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар турында сөйләделәр.
Алмата шәһәренең хәкимендә “Иннополис” проекты зур кызыксыну уятты. Әхмәтҗан Есимов Казахстанда да технопарклар булуын хәбәр итте. Һәм ике республика арасында тәҗрибә уртаклашуны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимгә ризалык бирде.
Әхмәтҗан Есимов Алмата шәһәренең инвестицион потенциалы турында видео-фильм күрсәтте. Шәһәрдә 2017 елда узачак кышкы Универсиада әзерлек бара.
Аннары делегация ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов кунакларга юл кагыйдәләрен бозганны фиксацияләүче “Автодория” системасы турында сөйләде.
“Автодория” проекты җитәкчесе Антон Куховаренко әйтүенчә, Россиядә аналоглары булмаган әлеге система 1 марттан Татарстан юлларында эшли башлады.
Алга таба кунакларга Бизнес-инкубаторның резидентлары – “Эйдос” компаниясе белән тәкъдим ителгән уникаль тренажер – медицина операцияләренең симуляторы – күрсәтелде.
Шулай ук, кунакларны “Электрон Татарстан” проекты, “IT-чемпион» конкурсы, «Халык контроле» проекты белән таныштырдылар.
Әхмәтҗан Есимов электор документооборот проекты белән кызыксынды. “Татарстанда инновация үсеше өлкәсендә зур тәҗрибә бар. Киләчәктә безнең белгечләр Татарстан белгечләре белән уртак проектлар башкаруына ышанам”, - дип ассызыклады ул.
Ахырдан Әхмәтҗан Есимов Казанның Бизнес-инкубаторының импровизацион дан тактасында, ИТ-паркка үсеш һәм уңышлар теләп, култамга калдырды.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |