Казан ИТ-паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр “Доступная среда” программасы белән танышты

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

Инвалидларның проблемалары турында еш сөйлиләр. Дәүләт тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үзләрен рәнҗетелгән итеп хис итмәсеннәр өчен төрле чаралар эшләнә. Һичшиксез бу юнәлештә башкарылмаган проблемалар җитәклек. “Доступная среда” программасын тормышка ашыру күпчелек проблемаларны хәл итәргә тиеш.

Бүген Казан ИТ-паркында  Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан оешмасы делегациясе булды. Алар “Доступная среда” программасының презентация белән танышты, киләчәктә прорамманы кертү һәм үстерү мөмкинлекләрен билгеләделәр.

Конференц-залда кунаклар алдында Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер чыгыш ясады. ИТ-парк турында сөйләгәндә ул, биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тудырылган шартлар – кергән урындагы пандуслар, киң лифт, махсус бәдрәфләр - булуын билгеләде.

Доступная среда” программасының бурычы – мондый уңай шартларны шәһәр буенча таралту.

“Доступная среда” программасы презентация барышында инвалидларга эшләнгән уңайлыклар күрсәтелде: махсус мактиль плитка салу, җир өсте һәм җир асты чыгышларында коляскалар өчен лифтлар эшләү, махсус тавышлы светофорлар. Инвалидлар билгеләп үткәнчә, шәһәрне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы эшләр өчен һәм тулы шартлар тудыру өчен башкарасы эшләр шактый.

Коляскалар ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар шәһәрнең күп подъездарында махсус пандуслар булдырылмаганын әйттеләр. Ә бит махсус пандусларсыз мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең йортларыннан урамга чыгып йөрүләре күпкә авырлаша.

Тактиль такталар куелган җирдә машиналар кую, эшләмәүче лифтлар, светофорларда тавыш сигналларын экономияләү – болар барысы да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә  тагын да күбрәк уңайсызлыклар тудыра.

Анатолий Геллер әйтүенчә, программа уңышлы булсын өчен аны кулланучылар фикерләрен ишетү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International