“Семь пядей” яңа проекты Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторының 10нчы сайлап алу буенча резидент булды. Әлеге геомәгълүмати порталда физик һәм юридик затларга, дәүләт структурасы, аналитика агентствосының аерым җир объектлары буенча актуаль мәгълүмат сакланачак.
Проект җир участоклары турында мәгълүмат җыячак, шул исәптән аларның юллардан, коммуналь сетьләрдән һәм башка инфраструктурадан ераклыклары турында. Проектны тормышка ашыручылар Татарстан Республикасы территориясе белән генә чикләнергә җыенмый, алар Россия Федерациясе буенча эшләргә җыена. Проектның җитәкчесе Михаил Чернов сүзләрендә, Россиядә әлеге вакытта моңа охшаш проектлар юк.
Башта проектның авторлары паркинг төзү белән шөгыльләнергә җыенган булган. “Ләкин без паркинг белән шөгыльләнергә җыенганда җир участокларын сайлау өлкәсендә төрле киртәләр белән очраштык, - дип сөйли Михаил Чернов. – Шуңа күрә баштагы идеядән баш тарттык. Җир куллану өлкәсен ачык һәм аңлаешлы итеп булдыра торган ресурс булдырырга теләдек”.
Михаил Чернов сүзләрендә әлеге проект коррупция белән көрәштә дә өлеш кертәчәк. Гражданнарның җир реформалары, җир белән бәйле юридик эшләрдә җиңеллек һәм ачыклык кертәчәк.