ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2013 ел
шимбә

Татарстан IT-чемпионнары өчен бүген бәйрәм ителә торган Халыкара балаларны яклау көне иң инновацион һәм прогрессив булды.


31
май, 2013 ел
җомга

Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган республикакүләм “ИТ-чемпион” бәйгесе “ПРОФ-IT” Бөтенроссия конкурсында “Электрон хөкүмәт сервисларын популярларштыру һәм пропагандалау” номинациясендә беренче урынга лаек булды. Конкурс Россия Федерациясенең Президент Аппараты ярдәмендә үкәрелде. Икенче һәм өченче урынны Нижегород өлкәсенең “Нижегород өлкәсенең электрон гражданины” һәс “Электрон хөкүмәт: катлаулы турында гади итеп” проектлары лаек булды.


30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь, балаларны яклау көнендә, Казан ИТ-паркында тантаналы рәвештә ИТ-чемпионнарны – мәктәп укучылары арасында уздырыла торган  “ИТ-чемпион” республикакүләм бәйгенең “Иң актив укучы” номинациясендәге 1 этап җиңүчеләре - котлау чарасы узачак.

Казан ИТ-паркында Катардан килгән инвесторлар булып китте. Делегациягә Катарның билгеле компанияләр җитәкчеләре кергән. Визитларының төп сәбәпләре буып, “Иннополис” проекты һәм Бизнес-инкубаторда үсеш алучы стартаплар белән танышу торды.


29
май, 2013 ел
чәршәмбе

“ИТ-чемпион” республика күләм бәйгесенең “Иң актив укучы” номинациясендә беренче этапның  җиңүчеләре билгеле булды.

“Автодория” компаниясе Казахстан Республикасында тест режимында юлларда тизлекне арттыруны фиксацияләүче системаны тормышка ашырды.


28
май, 2013 ел
сишәмбе

Чит ил галимнәре күптән Россиядәге җитештерү потенциалы һәм илнең  яңа технологияләр һәм инновацияләр кертү өлкәсе белән кызыксына. Мондый кызыксынуның бер мисалы булып, Америка Кушма Штатлары, Канада, Австралия, Бөекбритания илләреннән килгән журналистлар, галимнәр һәм бизнесменнар делегациясе Казан ИТ-паркында булуы тора.

Дача-отпуск чорлары башлануга Казан тирәсендә һәм якын арадагы поселокларда югары тизлектәге 4G интернеты барлыкка килде. Элемтә «Мегафон» һәм «Скартел» абонентлары өчен Константиновка, Мирный, Петровский, Салмачи, Юдино, Отары бистәләрендә ачык.  Шулай ул югары тизлектәге 4G элемтәсе белән шәһәрдән ерактарак булган Савино, Матюшино, Столбище, Усады, Осиново һәм Биек тауда кулланып була.


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 13 июнендә Чаллы шәһәрендәге ИТ-паркта Татарстан өчен уникаль вакыйга – “Промышленные роботы. Татарстан-2013” республика форумы – булачак. Бер урында промышленность роботлары өлкәсендә иң яңа разработкалар тәкъдим ителәчәк. Форумның оештыручысы булып Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк тора.


24
май, 2013 ел
җомга

Быел 1 мартта старт алган “IT-чемпион” республика проекты төбәкләрне мәгълүматлаштыру проектлары арасында уздырылган “ПРОФ-IT” Бөтенроссия бәйгесенең “Электрон Хөкүмәт сервисларын популярлаштыру һәм пропагандалау” номинациясендә финалистлар өчлегенә кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International