Чаллы ИТ-паркы “Промышленные роботы. Татарстан-2013” республика форумына әзерләнә

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

2013 елның 13 июнендә Чаллы шәһәрендәге ИТ-паркта Татарстан өчен уникаль вакыйга – “Промышленные роботы. Татарстан-2013” республика форумы – булачак. Бер урында промышленность роботлары өлкәсендә иң яңа разработкалар тәкъдим ителәчәк. Форумның оештыручысы булып Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк тора.

Чараның партнерларының берсе булып Eurotechprom GmbH компаниясе (Алмания) чыгыш ясаячак. Компаниянең белгечләре Япония һәм Алман илендә эшләнүче роботларның функционалын күрсәтәчәк.

Форумның төп максатларының берсе булып, Чаллы ИТ-паркының резидентларының промышленность роботлары өлкәсендәге казанышларын күрсәтү тора.

Роботлар төзү өлкәсендәге лидерлар булган халыкара корпорацияләр: FANUC,  KUKA, ABB һәм башкалар Чаллы ИТ-паркына сварка, фрезеровка, кисү эшли торган роботларының иң яңа модельләрен алып киләчәкләр.

Роботлар SprutCAM программ пакеты белән идарә ителә. Аны Казан ИТ-паркыны Чаллыдагы площадкасының резидентлары булган  «СПРУТ-Технология» компаниясе җитештерә.

Әлеге чарада Татарстан Республикасының 25 промышленность оешмаларының җитәкчеләре катнашачак. Форумда катнашучылар чараның тантаналы  өлешендә, роботизация буенча түгәрәк өстәлләрдә катнашачак.

Татарстанда промышленность роботларын куллануның потенциал өлкәләре – автомобиль төзү, нефтехимия, энергетик машинатөзелеш, металлоконструкцияләр җитештерү.

Тәкъдим ителгән роботларның уртача размерлары: 2,5 м биеклек, хәрәкәтләре 2 м радиуска җитә.

Компанияләр турында белешмә:

FANUC

Штаб-квартирасы: Осино, Минамицуру, Яманаси, Япония

ЧПУ белән промышленность роботларын һәм станокларын эшләүче дөнья лидеры.

Ел әйләнеше күрсәткече: 4,7 милиард Америка долларлары.

Дөнья буенча 250 000 эшләүче роботлары.

FANUC роботлары дөньядагы промышленность өлкәсендә күпчелек оешмаларда кулланыла, шул исәптән : Rolls Royce, Boeing, Apple.

Компаниядән доклад сөйләүче:

Александр Яшкин

Россия һәм СНГ илләре буенча компаниянең сату һәм рынокны үстерү буенча директоры.

KUKA Roboter

Штаб-квартирасы: Аусбург, Алман иле

1898 елны нигезләнгән.

Роботлары Daimler, General Motors, Chrysler, Ford, Porsche, BMW, Audi, Volkswagen, Ferrari компанияләрендә кулланыла.

Ел әйләнеше күрсәткече: 1, 4 миллиард евро.

Компаниядән доклад сөйләүче:

Дмитрий Капишников, KUKA Robotics Rusның сату буенча директоры.

«СПРУТ-Технология»

Чаллы шәһәре, Татарстан, ИТ-парк резиденты

ЧПУ белән идарә итүче станокларга программ продуклар җитештерүче. Программ продуктлары 45 илдә кулланыла.

Компаниядән доклад сөйләүче:

Александр Хараджиев, генераль директор.

EUROTECHPROM GmbH

Штаб-квартирасы: Гамбург, Алм иле

Fanuc Robotics һәм Kuka Robotics компанияләренең Россиядәге стратегик партнеры булып тора. Роботехник комплексларның һәм төрле юнәлештәге автоматизацияле линияләрне кертү буенча систем интегратор булып тора.

Компаниядән доклад сөйләүче:

Антоний Вахрушев, техник директор.

Форумда теркәлү мәҗбүри.

Тулырак мәгълүматны белешер өчен:

Галиева Эльвира

Тел.: +7 (8552) 40-91-61

E-mail: E.galieva@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International