«ИТ-Чемпион» бәйгесе үзе чемпион булды!

2013 елның 31 мае, җомга

Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган республикакүләм “ИТ-чемпион” бәйгесе “ПРОФ-IT” Бөтенроссия конкурсында “Электрон хөкүмәт сервисларын популярларштыру һәм пропагандалау” номинациясендә беренче урынга лаек булды. Конкурс Россия Федерациясенең Президент Аппараты ярдәмендә үкәрелде. Икенче һәм өченче урынны Нижегород өлкәсенең “Нижегород өлкәсенең электрон гражданины” һәс “Электрон хөкүмәт: катлаулы турында гади итеп” проектлары лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstan.ru 2010 елны эшли башлады. Бүгенге көндә портал аша 142 электрон хезмәт алып була. iOS һәм Android платформалары нигезендәге җиһазлар өчен “ТР хезмәтләре” мобиль кушымта эшләнгән. 314 инфомат эшли.

Апрель аендә Татарстанда 2,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 5 млн җиткерү планлаштырылган.

Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстанда мәктәп укучылары арасында уздырылучы “IT-чемпион” бәйгесе ике мөстәкыйль номинациядән тора. “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” дигән иҗади номинация әле 1 майда гына башланып китте. Ә баллар исәпләүгә нигезләнгән “Иң актив укучы” номинациясе өч этапны эченә ала. Аның беренчесе 1 марттан 24 майга кадәр узды. Икенчесе 25 майдан 1 сентябрьгә, өченчесе 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгенең оештыручылары булып ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР мәгариф һәм фән министрылыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International