Казан ИТ-паркында Катардан килгән инвесторлар булып китте. Делегациягә Катарның билгеле компанияләр җитәкчеләре кергән. Визитларының төп сәбәпләре буып, “Иннополис” проекты һәм Бизнес-инкубаторда үсеш алучы стартаплар белән танышу торды.
ИТ-парк буенча экскурсия вакытында технопаркның директоры Антон Грачев кунакларга конференц-зал, пресс-центрны күрсәтте, шулай ук резидентлар үсешенә йогынты ясаучы инфраструктура белән таныштырды.
Кунакларның аерым игътибарын дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә җиткерүче инфоматлар җәлеп итте. Антон Грачев инфоматлар ярдәмендә штрафлар, пошлиналар, коммуналь хезмәтләрне түләп булуын, гражданнар актларын теркәүгә гаризә бирү мөмкинлеге булганын сөйләде.
“Сездә Хөкүмәт Татарстан Республикасына технологияләрне кертүдә зур эш башкара”, дип билгеләде кунакларның берсе.
ИТ-паркның Бизнес-инкубаторында кунакларга яшь предпринимательләр үсеше өчен куелган шртлар турында сөйләделәр. Юлларда тизлекне контрольдә тотучы “Автодория” проектын тәкъдим иттеләр.
Шулай ук, кунакларга Иннополис проектын тәкъдим иттеләр. “Иннополисны тормышка ашыру – бу яңа эш урыннары, тормышка яраклаштырылган, яшәр өчен һәм бизнес тотар өчен зур урын булачак”, дип ассызыклады Антон Грачев.
Кунаклар Иннополис проектының перспективасын югары бәяләделәр. ИТ-университет проекты да аерым игътибарга лаек булды. ИТ-университет Питсбургтагы Carnegie Mellon университеты белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла. Киләчәктә яхшы ИТ-белгечләр булдыруга юнәлгән. “Бездә дә, Катарда, охшаш университет бар”, дип билгеләре кунакларның берсе.
Ахырдан кунаклар Бизнес-инкубаторның дан тактасында “Татарстанда инновацияләр үсешен күрергә шатбыз! Сезгә уңышлар телибез”, - дип язып калдырдылар.