Дача-отпуск чорлары башлануга Казан тирәсендә һәм якын арадагы поселокларда югары тизлектәге 4G интернеты барлыкка килде. Элемтә «Мегафон» һәм «Скартел» абонентлары өчен Константиновка, Мирный, Петровский, Салмачи, Юдино, Отары бистәләрендә ачык. Шулай ул югары тизлектәге 4G элемтәсе белән шәһәрдән ерактарак булган Савино, Матюшино, Столбище, Усады, Осиново һәм Биек тауда кулланып була.
Мобиль интернетның уртача тизлеге - 10-15 Мбит/с.
Исегезгә төшерәбез, Казанда дүртенче буын элемтәсе 2012 елның 30 августында тормышка ашырылды.