ИТ-чемпион бәйгесең беренче нәтиҗәләре билгеле

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

“ИТ-чемпион” республика күләм бәйгесенең “Иң актив укучы” номинациясендә беренче этапның  җиңүчеләре билгеле булды.

Җиңүчеләр исемлеге ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 28.05.2013 П-98 боерыгы белән расланды.

Республика күләмендә иң күп балларны Чүпрәле районының 7 сыйныф укучысы Айваз Зәкиров җыйган.

Исегезгә төшерәбез, “ИТ-чемпион” бәйгесе 2013 елның ахырына кадәр барачак. 2нче этап ахыры сентябрь башында, 3 этап нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак.

1 этап җиңүчеләрен тантаналы рәвештә 1 июньдә ИТ-паркта котлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International