«IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабында 200 меңнән артык укучы катнашкан

2013 елның 24 мае, җомга

Быел 1 мартта старт алган “IT-чемпион” республика проекты төбәкләрне мәгълүматлаштыру проектлары арасында уздырылган “ПРОФ-IT” Бөтенроссия бәйгесенең “Электрон Хөкүмәт сервисларын популярлаштыру һәм пропагандалау” номинациясендә финалистлар өчлегенә кергән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. РФ Президенты Аппараты булышлыгында узган Бөтенроссия бәйгесенә төрле номинацияләргә төбәкләрдән барлыгы 119 эш тәкъдим ителгән булган.

Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстанда мәктәп укучылары арасында уздырылучы “IT-чемпион” бәйгесе ике мөстәкыйль номинациядән тора. “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” дигән иҗади номинация әле 1 майда гына башланып китте. Ә баллар исәпләүгә нигезләнгән “Иң актив укучы” номинациясе өч этапны эченә ала. Аның беренчесе 1 марттан 24 майга кадәр узды. Икенчесе 25 майдан 1 сентябрьгә, өченчесе 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, бүген “Иң актив укучы” номинациясенең беренче этабы тәмамлана. Бүген төнлә һәр муниципаль районнан конкурс катнашучылары арасында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән өчәр укучы сайлап алыначак.

Хәзергә булган мәгълүматларга караганда, беренче этапта республиканың 1631мәктәбеннән 216 меңнән артык укучы катнашкан. Шушы вакыт эчендә аларның “ТР да Электрон мәгариф” системасындагы логиннары өлкәннәрнең 250 меңнән артык шәхси кабинетында сакланланып, баллар китергән.

1 июньдә IT-паркта тантаналы шартларда беренче этапка нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International