1 июнь, балаларны яклау көнендә, Казан ИТ-паркында тантаналы рәвештә ИТ-чемпионнарны – мәктәп укучылары арасында уздырыла торган “ИТ-чемпион” республикакүләм бәйгенең “Иң актив укучы” номинациясендәге 1 этап җиңүчеләре - котлау чарасы узачак.
Җиңүчеләр өчен күңел ачу программасы, обед, iPad планшетларын тапшыру буенча тантаналы чара әзерләнә.
Чараның рәсми өлешендә Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов катнашачак.
Журналистларны әлеге чараны яктыртырга чакырабыз. Аккредитацияне gg@tatar.ru электрон почтасы аша узып була.
Күңел ачу программасы сәгать 10:00, рәсми өлеш 12:00 башланачак.
Исегезгә төшерәбез, “ИТ-чемпион” бәйгесе 2013 елның ахырына кадәр барачак. 2нче этап ахыры сентябрь башында, 3 этап нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак.