Казахстанда «Автодория»нең пилот проекты эшли башлады

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
“Автодория” компаниясе Казахстан Республикасында тест режимында юлларда тизлекне арттыруны фиксацияләүче системаны тормышка ашырды.

2012 елны Казахстандагы барлык юл хәләкәтләренең 25% тизлекне арттыруга бәйле булган. Шуңа күрә юл тизлеге режимын контрольдә тоту бик мөһим урын биләп тора. Мондый инновацион мөмкинлекне Казан ИТ-паркы резидентлары “Автодория” компаниясе тормышка ашыра. Аларның разработкалары ГЛОНАСС технологиясе нигезендә башкарыла, һәм юлның хәвефле җирләрендә тизлекне контрольдә тотырга ярдәм итә.

2013 елның 27 маеннан “Автодория” системасы Усть-Каменогорск (Казахстан) шәһәрендә 2,5 һәм 1,8 км ераклыктагы юл участокларында эшли башлады. Тизлекне фиксацияләүдән кала, автомобильләрне юллау һәм юллардагы “бөке”ләрне фиксацияләү функцияләре дә тормышка ашырылачак.

“Автодория” Казан ИТ-паркының резиденты булып тора, Бизнес-инкубаторның стартап-резидентыннан алып үзаллы компаниягә кадәр юлны узган проект.  Юк тизлеген котрольдә тоту системасы тиешле сертификация алып, Россия һәм халыкара патентларга ия. Бүгенге көндә “Автодория” Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе юлларында тормышка ашырыла. Шулай ук башка регионнар белән сөйләшүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International