Чит ил журналистлары делегациясе ИТ-паркта булдылар

2013 елның 28 мае, сишәмбе

Чит ил галимнәре күптән Россиядәге җитештерү потенциалы һәм илнең  яңа технологияләр һәм инновацияләр кертү өлкәсе белән кызыксына. Мондый кызыксынуның бер мисалы булып, Америка Кушма Штатлары, Канада, Австралия, Бөекбритания илләреннән килгән журналистлар, галимнәр һәм бизнесменнар делегациясе Казан ИТ-паркында булуы тора.

Делегация эчендә Россия турында китап авторы, галим Ангус Рогбург, Kensingtonswan компаниясенең белгече Дэвид Шиллсон һәм башкалар бар иде.

«Без Казан ИТ-паркында булуыбызга бик шатбыз. Безнең илдә технопарклар төзү темасы һәрчак хөкүмәтне һәм бизнес кешеләрен кызыксындыра. Россиядә дә бу өлкә мөһим урында булу шатландыра», - дип билгеләде бизнес-аналитик Кармен Дэви.

Кунаклар Россия Федерация һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте инновацияләр һәм технопарклар төзүдә актив кызыксынганына шаккатты. Югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү Ленинград өлкәсе, Әстерхан, Уфа һәм башка регион, шәһәрләрдә башкарыла.

Тик Татарстан технопаркы гына өченче ел рәттән Россиянең Минкомсвязе белән иң яхшы югары технологияләр өлкәсендәге технопарк булып таныла.

Кунаклар ИТ өлкәдә белгечләр әзерләү һәм укыту турында сораштылар. Татарстанда ИТ-лицей һәм Казан федераль университеты нигезендәге ИТ-факультет бар, ә киләчәктә дөньякүләм дәрәҗәдә белгечләр әзерләүче ИТ-университет булдыру планлаштырылган.

Гомүми презентациядә соң кунаклар Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторында булдылар. Биредә кунакларга Fixfeel социаль челтәрен башкаручылар эшләгән Feelfolio яңа сервисын тәкъдим иттеләр.

Төрле мөмкинлекләрдән кала әлеге сервис тормышта катлаулы очракларга эләккән кешеләргә психологик ярдәм күрсәтә. Системада хәбәр калдыргач кулланучының профессиональ психолог белән аралашу мөмкинлеге барлыкка килә.

“Безнең проект Fixfeel социаль челтәр проектыннан тормышка ашырылды. Күпчелек кулланучы Интернетта психологик ярдәм алырга тели дип уйладык без. Чит илдә мондый хезмәт бик популяр. Безнең илдәге күпчелек “ышанычлылык хезмәтләр” телефон  аша аралашуга гына кайтып кала”, дип сөйләде проектның җитәкчесе Элдар Фәйзуллин.

Гарвард университеты (АКШ) хезмәткәре Николас Вуд: «Мин Бөекбританиядә охшаш проект бар икәнен беләм. Әмма анда психологлар бернинди дә практик киңәш бирмәскә тырышалар. Алар кешегә бары яхшы сүзләр генә җиткерә. Бу бик мөһим, дип саныйм мин.  Feelfolio  проекты да кешеләргә аерым идеяләрне бәйләмәс, бары бик мораль ярдәм күрсәтүгә юнәлер дип ышанам”, диде.

Чит ил кунакларын 3 ел ярым гына булган Казан ИТ-паркының яхшы казанышларга ирешүе шатландырды. “Сез биредә бик яхшы хезмәт куясыз, - диде АКШтан Дори Баттон исемле инвестор. – Яшь белгечләрнең күп булуы аеруча шатландыра”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International