ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов XXII Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша. 24-26 майда уза торган быелгы форумның төп темасы – «Икътисад ышанычы».
ГАУ «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы» һәм «ICL Системалы технологияләр» компаниясе бу көннәрдә «Корстон-Казан»да уза торган ITSF 2018 Бөтенроссия конференциясе кысаларында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар.
Цифрлы кооперация – ЦИПР-2018нең үтәли фәлсәфәсе. Анда дәүләт һәм бизнес арасында диалог булдырыла, шул исәптән ЕАЭС илләре дәрәҗәсендә дә. Конференция Иннополис шәһәре территориясендә 6-8 июньдә узачак бу чарада якынча 5000 кеше катнашачак дип планлаштырыла.
Бүген Казанда, «Корстон» кунакханә комплексында IT&Security Forum 2018 ачылды. Бу – Россиядә һәм Көнчыгыш Европада, мәгълүмати технологияләр һәм киберкуркынычсызлык тармагында зур вакыйга.
Җылы язгы көннәр килү белән татарстанлыларның «Халык контроле» мәгълүмат сервисына мөрәҗәгате ике тапкыр диярлек артты. Ул көн саен халыкка территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту, хезмәтләрнең сыйфатын арттыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Кышкы чорда ай саен кулланучылардан якынча 5 мең гариза килгән булса, апрель аенда аларның саны 8,5 меңгә кадәр артты, ә тулы булмаган май аенда 7,5 мең мөрәҗәгать теркәлгән инде.
Бу көннәрдә Якутиядә WorldSkills Милли чемпионаты финалында (2018 елның августында Южно-Сахалинск шәһәрендә узачак) катнашу хокукына бөтенроссия сайлап алу ярышлары уза. Ярышларда Россиянең 56 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да, якынча 300 кеше һәм эксперт катнаша.
Бүген Казан ИТ-паркында, ITSMF 2018 Бөтенроссия конференциясе кысасында, критик мәгълүмати инфраструктура иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы секциясе уза. Чарада мәгълүмат, АСУ ТП системаларын үстерү һәм кулланылышка керү, мәгълүмати иминлек өчен җавап бирүче компания белгечләре катнаша.
Узган ялларда Иннополис университетында икенче геоинформацион хакатон «Карталарда багу» узды. Россиянең 15 шәһәреннән 19 команда уңышны ачыкларга, нефть чыгару һәм геомаркетинг мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итәчәк ДМС-проектлары өстендә эшләделәр.
21 нче май көнне "Иннополис", " Татарстан. ҖАҖ «Ростелеком», ҖАҖ «Таттелеком» Huawei компаниясе һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Иннополис территориясендә яңа буын5G технологияләр элемтә челтәре мөмкинлекләрен күрсәтү һәм тикшерү максаты белән тәҗрибәле зонаны эшләтеп җибәрделәр.
Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан шәһәренең РТРС «Татарстан Республикасы РТПЦ» филиалы объектында 21-24 нче майда 9.15 тән 17.00 га кадәр антенна-фидер җайланмаларын планлы ремонтлау үткәреләчәге турында хәбәр итә. Шуңа күрә түбәндәге аналоглы һәм цифрлы эфир телевидениесе программаларын һәм радиотапшыруларны өзеп торачаклар: