ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2012 ел
шимбә

8 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РТРС генераль директоры урынбасары Виктор Горегляд 10 кВт егәрлекле Шәмәрдән телевидение үзәгеннән цифрлы телевидение тапшыруларын эфирга чыгарды.

10 нче декабрьдә Казан элемтә электротехникумында техникумның 80 еллыгына багышланган тантана булачак.

3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген ИТ-паркта элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе  предприятиеләре җитәкчеләре белән икенче тапкыр киңәйтелгән утырыш үткәрде.


30
ноябрь, 2012 ел
җомга

Декабрь аенда Шәмәрдән телеүзәгеннән цифрлы тапшырулар башланачак. Телетапшырулар зонасына республиканың Арча, Теләче, Саба, Балтач,Кукмара районнары керә.

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган һәр кешегә  хезмәт итү урынына китәр алдыннан МТС компаниясе мобиль телефон һәм “Защитник Родины - Ватан сакчысы” тариф планы тоташтырылган SIM-карта тапшырды.


28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Электрон хөкүмәт экспертлары үзәге үткәргән приоритетлы электрон хезмәтләр җәелдерү хакында сорашуга нәтиҗә ясалды.


27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ИТ-паркта “РОСНАНО” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс: “Инновацияләр җәелдерү буенча Татарстанда эшләнгән эшләр бәяләп бетергесез”, - диде. Анатолий Чубайс һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин, Россия Инновацион регионнар ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда IV Халыкара Казан инновацияләр һәм нанотехнологияләр форумын ачты.


23
ноябрь, 2012 ел
җомга

Россиядә ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әни көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәм уңаеннан почта элемтәсе бүлекчәләрендә “Әни, мин сине яратам!” акциясе уздырыла.

Татарстан белән Көнчыгыш Казахстан өлкәсенә тәҗрибә уртаклашырга, бигрәк тә инновацияләр өлкәсендәге яңалыклар белән алмашырга кирәк. Бу хакта бүген Казан IT-паркында ачылган бизнес-форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.


22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин махсус фонд төзеп, аның аша мөһим интернет-инициативалар сайларга һәм финансларга тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International