ИТ-паркта IV Халыкара Казан инновацияләр һәм нанотехнологияләр форумы ачылды

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе

Бүген ИТ-паркта “РОСНАНО” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс: “Инновацияләр җәелдерү буенча Татарстанда эшләнгән эшләр бәяләп бетергесез”, - диде. Анатолий Чубайс һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин, Россия Инновацион регионнар ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда IV Халыкара Казан инновацияләр һәм нанотехнологияләр форумын ачты.

Форум башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кунакларга быел нанофорум мәйданчыгы итеп беренче тапкыр сайланган ИТ-парк турында сөйләде.

ИТ-парк холлында оештырылган «NANOTECH’2012» күргәзмәсендә Анатолий Чубайс һәм Сергей Нарышкинга Иннополис инновацион шәһәр проекты күрсәтелде. 1200 гектар мәйданга урнашачак шәһәр Казаннан 15 километр ераклыкта төзелә башлады. Анда 155 мең кеше, шул исәптән, 60 мең ИТ-белгеч яшәячәк. Роман Шәйхетдинов билгеләп узганча, хәзер шәһәрнең мастер-планы кабул ителгән,  Carnegie Mellon University (CMU) университеты белән Россиядә беренче  ИТ-университет төзү хакында килешенгән. Хәзер юл төзелә, ул  Идел елгасы акваториясе аша үтә, Иннополисны Казан үзәге белән бәйли.

Күргәзмәдә кунаклар шулай ук “РОСНАНО” ААҖ тарафыннан финансланучы проектлар белән танышты. Шундый проектларның берсе -  Татарстанның "Данафлекс-НАНО" ҖЧҖе.

 “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр. Нанобиокуркынычсызлык”  темасына багышланган утырышта Сергей Нарышкин күргәзмәдә күрсәтелгән эшләнмәләрнең һәм идеяләрнең мөһимлеген әйтте. “Һәр локаль уңыш, берсүзсез, мактауга ия, ә иң яхшы тәҗрибә тиражлы булырга тиеш”, - диде ул.

“Инновацион киләчәк якынайсын өчен дәүләт структуралары, бизнес һәм галимнәр ситауцияне, озак вакытка исәпләнгән кертемнәргә ориентир тотып, комплекслы һәм динамик бәяләргә тиеш”, - дип азсызыклады Сергей Нарышкин. Аныңча, инновацияләр экономик яктан отышлы булырга тиеш.

“РОСНАНО” ААҖ башлыгы Анатолий Чубайс: “Инновацияләр Россия регионнарыннын башланырга мөмкин һәм тиеш. Россиядә инновацияләр җәелдерүдә Татарстан лидерлар сафында тора, һәм монда эшләнгән эшләр бәяләп бетергесез”, -диде.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләде һәм форум эшендә уңышлар теләде. “Безнең конкурентлык базарда тәкъдим иткән продукттан тора, инновацион эшләнмәләрсез үсеш перспективасы юк”, - диде республика Президенты.

IV Халыкара Казан инновацияләр һәм нанотехнологияләр форумы 3 көн барачак.

Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Чубайс Россиядә беренче нанотехнологияләр үзәге ачтылар.

“Идея” технопаркында яңа югары технологияле тикшеренү комплексы төзелде. Анда масспектрометрия, хроматография, термонализ, электрон спектроскопия һәм башка лабораторияләр бар, алар теләсә нинди материал төзелешенә тулы анализ ясый ала. Яңа материаллар ясаучы инновацион стартаплар мондагы җиһазларны материаллар ясаганда да, аларны җитештерү технологиясен төзегәндә дә куллана ала. Нәтиҗәдә, яңа эшләнмәләрне коммерцияләүгә китә торган чыгымнар уннарча тапкыр кими. Наноүзәк төзү 3,8 миллиард сумга төште,  “РОСНАНО” ААҖ тарафыннан 1,8 милларда сум кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International