Түләүсез цифрлы телевидение тапшырулары Татарстанның тагын биш районын колачлый

2012 елның 30 ноябре, җомга

Декабрь аенда Шәмәрдән телеүзәгеннән цифрлы тапшырулар башланачак. Телетапшырулар зонасына республиканың Арча, Теләче, Саба, Балтач,Кукмара районнары керә.

 “Цифр” Татарстанда 2012 елның мартында старт алды: эфирлы цифрлы телевидение тантаналы рәвештә республикабыз башкаласы Казанда  эшләтеп җибәрелде. Ел ахырына мондый тапшырулар белән республика территориясенең 70 проценты капланачак.

2013 елга Татарстанда яшәүчеләр түләүсез 8 канал алачак –«Первый», «Россия-1», НТВ, 5 канал, «Россия-2», «Россия-Культура», «Россия-24», «Карусель», шулай ук РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы сайлап алган  региональ телеканал. Беренче мультиплекска шулай ук Россия  Җәмәгать телевидениесе тапшырулары трансляциясе керәчәк.

Цифрлы телевидениедән аналог телевидениегә күчү “Россия Федерациясендә 2009-2015 елларда телерадио тапшырулар үсеше” Федераль максатчан программасы тарафыннан каралган.Бу программа буенча россиялеләрнең 97,6 проценты 20 телеканалны заманча цифрлы рәвештә DVB-T2 стандартында карый алачак.

Цифрлы телевидение керү белән, татарстанлылар түләүсез яңа форматлы популяр телеканалларны сыйфатлы рәвештә карый алачак. Цифрлы пакетның иң зур өстенлеге – яхшы сыйфат. Перспективада тамашачыларга тагын башка мөмкинлекләр – электрон гид, электрон хөкүмәт, адреслы кисәтү системасы куллану булачак.

Цифрлы тапшырулар алу өчен телевизорны махсус көйләү зарур – махсус приставка (бәясе 800-2500 сум) яки яңа DVB-T2 стандартлы телевизор  сатып алырга кирәк. Бу приборлар Татарстан кибетләрендә сатыла. Цифрлы форматта күрсәтә торган телевизор 15 мең сумнан артык тора.

Моннан тыш, йорт түбәсендәге антенна цифрлы сигнал ала торган булсын. Әгәр дә андый антенна булмаса, йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә яисә шәхси бүлмә антеннасы сатып алырга кирәк.

Телевизорны көйләү буенча кыенлыклар туган очракта Консультация үзәгенә шалтыратыгыз, телефоннары 2 000 528 һәм 8 800 220 20 02.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International