Иң кирәкле электрон хезмәтләр билгеле булды

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Электрон хөкүмәт экспертлары үзәге үткәргән приоритетлы электрон хезмәтләр җәелдерү хакында сорашуга нәтиҗә ясалды. Гражданнар арасында иң популяр сервислар турындагы сорау 2012 елның көзендә региональ җитәкчеләргә бирелгән иде. Сорашуда мәгълүматлаштыру өлкәсендә җаваплы кешеләр, федераль һәм муниципаль белгечләр, шулай ук ИТ-компанияләр вәкилләре һәм бу хезмәтләрне кулланучылар үзләре дә катнашты, дип яза CNews. Тикшеренүнең гомуми базасы 600 кеше тәшкил иткән.

Беренче чиратта тормышка ашырылырга тиеш хезмәтләрне Экспертлар үзәге түбәндәге таблица рәвешендә күрсәтте.

Гражданнар арасында иң популяр электрон хезмәтләр

Хезмәт

1

Врачка электрон рәвештә язылу

2

ТКХ  хезмәтләре тарифлары һәм алынган хезмәтләр өчен түләүләр хакында мәгълүматны белә алу

3

Балалар бакчасына һәм мәктәпкә электрон язылу

4

Электрон медицина картасы

5

Укучы баланың электрон көндәлеге

6

ЗАГС органнарында документлар һәм дубликатлар ясау

7

Гадәттән тыш хәлләр хакында һәм аларны бетерү хакында кисәтү һәм искәртү

8

 Матди ярдәм сорап гариза бирү

9

Бирелгән дипломнар һәм аттестатлар хакында мәгълүмат алу

10

ТКХ өчен электрон түләү

11

 Хокук саклаучыларга һәм коткаручыларга электрон гариза язу

   

12

 Электрон музейларга һәм китапханәләргә керү

13

Юл кагыйдәләрен бозу видеофиксацияләрен карау

14

Даруханәләр  электрон сервисы

15

Югары уку йортларына электрон рәвештә язылу

16

Врачлар квалификациясе хакында белешмә алу

17

Электрон һәм дистанцион уку

18

Белем тикшерү һәм тестлар нәтиҗәләре бердәм базасына керү

19

Йорт яны территориясен видео аша күзәтү

20

Куркыныч участокларны тәүлек әйләнә мониторлау

Идел буе федераль округында Татарстан бүген электрон хезмәтләр күрсәтү буенча лидерлар рәтендә – uslugi.tatarstan.ru дәүләт порталында он-лайн режимда 138 төр хезмәт күрсәтелә. 2012 елның 10 аенда Татарстанда яшәүчеләргә  13 миллион электрон хезмәт күрсәтелде, бу узган елга караганда 48 процентка артык.

Татарстанда иң популяр электрон хезмәт – ул юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләү. Икенче урында – балалар бакчаларына чиратка язылу. Өйләнешүне теркәү өчен бирелә торган электрон гаризалар еш кулланыла – яңа өйләнүче парлар биргән гаризаларның 90 проценты Интернет аша бирелә. Татарстанда декабрь аенда яңа төр электрон хезмәт барлыкка киләчәк – поликлиникаларга һәм больницаларга язылу. Бу төр хезмәтне россиялеләр аеруча көтә, дип нәтиҗә ясады Экспертлар үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International