Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген ИТ-паркта элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе предприятиеләре җитәкчеләре белән икенче тапкыр киңәйтелгән утырыш үткәрде.
2012 елның октябрь аеннан башлап, элемтә өлкәсендә кадрлар алмаштыру барды, диде министр, утырышны ачып. Элек “Ростелеком” компаниясенең Удмурт Республикасы филиалы директоры булып эшләгән Максим Горностаев Татарстан Республикасында “Ростелеком” компаниясе филиалы директоры, “Телесет” компаниясе генераль директоры булды. Министр шулай ук “утырышта катнашучыларны “Эр-Телеком Холдинг” компаниясенең яңа директоры Андрей Козлов белән, “Таксофон” генераль директоры Екатерина Корнева һәм “Электрон хезмәтләр үзәге” компаниясе генераль директоры Әхмәт Дәүләтьяров белән таныштырды.
“Бүген Татарстан Республикасы буенча Интернет челтәренә киң тасмалы үтеп керү 62% тан 68% кадәр җитте”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Элемтә белән оператив идарә итү үзәге мөдире Любовь Процюк.
Татарстан Республикасы территориясендә, аның сүзләренә караганда, Интернет кулланучылар саны барлыгы 2,56 миллион, шулардан 1,256 миллион абонент Интернетка xDsl, Ethernet, Wi-Fi, WiMax, 3G, 4G технологияләре буенча киң тасмалы итеп керә.
Мондый зур дәрәҗәгә ирешү Татарстанда яшәүчеләргә электрон хезмәтләрдән киңрәк файдаланырга мөмкинлек бирә. Ике атнада дәүләт хезмәтләре порталында ТКХ хезмәтләре өчен түләргә 2535 лицевой счет, ә алар белән идарә итү өчен 35 лицевой счет тоташтырылды. Портал һәм инфоматлар аша түләүләр суммасы соңгы 3 ай эчендә 1,7 тапкыр артты.
Роман Шәйхетдинов элемтә предприятиеләре җитәкчеләрен “Халык контроле” системасында активрак эшләргә өндәде. Бүген бу системада 8 элемтә операторы эшли. Система эшли башлаганнан бирле министрлык адресына 289 мәгълүмат алынды, шуларның 244-е элемтә сыйфатына бәйле (92-се үтәлгән), 23 мәгълүмат асылма элемтә линияләре хакында (6-сы гына үтәлгән), 22 гариза ( 19-ы үтәлгән) почта элемтәсе хакында булды. Калган мөрәҗәгатьләргә мотивацияләнгән тискәре җавап бирелде, яки алар оператор тарафыннан чишелеш стадиясендә тора.
Гражданнардан килгән башка төрле гаризалардан аермалы буларак, “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләр 30 көн эчендә түгел, ә 10 көн эчендә каралырга тиеш, дип азсызыклады министр.
Утырышта шулай ук Казан метросында кәрәзле элемтә операторлары эше хакында сөйләшү булды. “Вымпелком” абонентлары хәзер 7 станциядә элемтә бирә, “Мегафон” – 6 станциядә, МТС абонентлары 5 станциядә элемтә ала. 2013 елга “Вымпелком” база станцияләре белән яңа төзелүче станцияләрне тәэмин итәчәк, 2014 елга МТС та шундый ук эш башкарачак.
|
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
|
|
|
|
|
|
|
Samsung Electronics компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча президенты Казан ИТ-паркында булды.
03.12.2012
Samsung Electronics компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча президенты Джан Санг Хо (Jun Sung Ho) җитәкчелегендәге делегация бүген Казан ИТ-паркында булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы директоры Динар Насыйров каршы алды.
Роман Шәйхетдинов ИТ-парк төзү тарихын һәм Чаллыдагы икенче мәйданчык хакында сөйләде. Бизнес-инкубаторда Marabaka, SpeakTo, Онлайн-репетиторлар, Real Speaker стартап-проектлар җитәкчеләре үзләренең эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр, ә Роман Шәйхетдинов Электрон Татарстан һәм Иннополис проектлары хакында сөйләде.
Бу Россиядә соңгы 40 ел эчендә нульдән башлап төзелгән беренче шәһәр булачак, диде ул. 1200 гектар мәйданга исәпләнгән Иннополисның мастер-планын Сингапурның RSP Architects компаниясе төзеде. Иярчен-шәһәрдә 155 мең кеше, шуларның 60 меңе ИТ-белгеч, яшәячәк. 1 ноябрьдә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Иннополиста 192 гектар мәйданда техник-җәелдерү тибындагы махсус экономик зона булдыру хакында карарга кул куйды.
Samsung делегациясе Казанга бер көнлек эш визиты белән килде. Бүген Джан Санг Хо Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты, шулай ук КФУ да интерактив уку классы ачылышында катнашты.