Татарстаннан яңа гына хәрби хезмәткә алынучы 50 мең кеше “Защитник Родины – Ватан сакчысы” ташламалы тарифындагы түләүсез мобиль телефон алды

2012 елның 30 ноябре, җомга

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган һәр кешегә  хезмәт итү урынына китәр алдыннан МТС компаниясе мобиль телефон һәм “Защитник Родины - Ватан сакчысы” тариф планы тоташтырылган SIM-карта тапшырды.

Хәрбиләргә ай саен түләүсез  30 минут МТС челтәрендә шалтыратырга һәм 10 SMS-хәбәр җибәрү  мөмкинлеге бар. Моннан тыш, Россия Федерациясеннән читтә хезмәт итүчеләргә роуминг хезмәте тоташтырыла – бу чит илдән МТС номерларына түләүсез шалтыратырга һәм түләүсез  хәбәр җибәрергә мөмкин дигән сүз. Кирәк очракта солдатлар түләүсез Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының  кайнар линиясенә 05216 номерына тәүлек әйләнә түләүсез шалтырата ала.

“Бу проект ил күләмендә уникаль проектларның берсе. Безнең максат- Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучыларга комфортлы шартлар тудыру. Бүгенге яшьләргә һәрвакыт элемтәдә тору бик зарур, бигрәк тә махсус адаптация кирәк булган шартларда. Татарстан хөкүмәте МТС ярдәмендә содатларга гаиләләре белән элемтә генә түгел, махсус кайнар линиягә шалтырату мөмкинлеген дә будырдык. Бу телефонга хезмәт итүгә кагылышлы теләсә нинди сораулар белән мөрәҗәгать  итәргә була”, - диде ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

“МТС Татарстан Республикасы хөкүмәте белән регионны элемтә  хезмәте белән тәэмин итү проектлары кысаларында актив эшли. Алты елдан артык без хәрби хезмәттә торучыларга түләүсез яхшы сыйфатлы мобиль элемтә бирәбез һәм  аларның хезмәт итү шартларын җиңеләйтәбез, дип уйлыйбыз. Ел саен республикадан хәрби хезмәткә чакырылучы меңнәрчә яшьләр мобиль телефоннар һәм туганнары белән аралышып тору өчен алдан түләнгән элемтә хезмәте бирәбез”, - диде МТС компаниясенең республика филиалы директоры Марат Шакиров.

Озак вакытка исәпләнгән МТС  белән Татарстан хөкүмәте арасындагы килешү 2007 елда имзаланды, шуннан  бирле МТС 50 мең кешегә мобиль элемтә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International