Шәмәрдән телевидение үзәгендә бүген DVB-T2 форматындагы түләүсез цифрлы телевидение эшләтеп җибәрелде

2012 елның 8 декабре, шимбә

8 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РТРС генераль директоры урынбасары Виктор Горегляд 10 кВт егәрлекле Шәмәрдән телевидение үзәгеннән цифрлы телевидение тапшыруларын эфирга чыгарды. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Кызганычка каршы, телевидение безне яхшы сыйфатлы тапшырулар белән һәрвакыт шатландырып тора алмады, диде Президент. Яңа цифрлы телевидение җибәрү белән сигнал сыйфаты да, яңалыклар эчтәлеге дә яхшырсын иде, диде ул.

Авыл халкы Татарстанда бу яңалыкны күптән көтә иде – бүгенгә чаклы алар  бушлай өч-дүрт канал гына карый алды. Хәзер каналлар саны  сигезгә җитте: “Первый канал», «Россия1», «Россия2», «НТВ», «Петербург-5 канал», «Россия-Культура», «Россия 24» и «Карусель». 2013 елда аларга тагын ике канал өстәләчәк – бер региональ канал һәм «Общественное телевидение России». 2014 ел перспективасын карасак, бушлай каналлар саны егермегә җитәчәк.

Казанда, Россиядә беренчеләрдән булып, DVB-T2 стандартында цифрлы телевидение 2012 елның 1 мартында эшли башлады.

Президент цифрлы телевидение тапшыруларын кабул итү үзенчәлекләре белән танышты,  җиһазларын карады. Цифрлы тапшырулар алу өчен телевизорны махсус көйләү зарур – махсус приставка (бәясе 800-2500 сум) яки яңа DVB-T2 стандартлы телевизор  сатып алырга кирәк. Бу приборлар Татарстан кибетләрендә сатыла. Цифрлы форматта күрсәтә торган телевизор 15 мең сумнан артык тора.

Президент Рөстәм Миңнеханов ветераннарга махсус җиһазлар бүләк итте.

Белешмә: Телевизорны көйләү буенча кыенлыклар туган очракта Консультация үзәгенә шалтыратыгыз, телефоннары 2 000 528 һәм 8 800 220 20 02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International