25 ноябрь - Әни көне

2012 елның 23 ноябре, җомга

Россиядә ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әни көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәм уңаеннан почта элемтәсе бүлекчәләрендә “Әни, мин сине яратам!” акциясе уздырыла.

Кадерле әниләрегезгә Сез җылы котлаулар һәм матур теләкләр язылган махсус открытка һәм марка җибәрә аласыз. Дөрес индексы һәм адресы күрсәтелгән открытканы Казанның Кремль урамында урнашкан 111 номерлы элемтә бүлекчәсенең операцияләр залындагы почта тартмасына салырга кирәк.

Әниләрегезне котларга онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International