ИТ-паркта Татарстан һәм Көнчыгыш Казахстан эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум ачылды

2012 елның 23 ноябре, җомга

Татарстан белән Көнчыгыш Казахстан өлкәсенә тәҗрибә уртаклашырга, бигрәк тә инновацияләр өлкәсендәге яңалыклар белән алмашырга кирәк. Бу хакта бүген Казан IT-паркында ачылган бизнес-форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде. Бизнес-форум Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев җитәкчелегендәге делегация катнашында үтте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Составында Казахстанның эшлекле даирә вәкилләрен, мәдәният әһелләрен һ.б. берләштергән Казахстан делегациясен иң элек Татарстанның инновацион казанышларының берсе булган IT-парк, аның мөмкинлекләре һәм перспективалары белән таныштырдылар.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Казахстан җитәкчеләренең еш очрашып торуы безнең тугандаш халыкларның дустанә мөнәсәбәте билгесе, диде. “Безнең күп кенә предприятиеләребез Казахстан җирендә эшләп килә, бу бердәм икътисади зона булуы һәм Казахстан Республикасы Президенты Нурсултан Назарбаевның булышлыгы нәтиҗәсе. Хәзер безгә тәҗрибә уртаклашырга һәм ике якта да булган алдынгы технологияләр белән уртаклашырга кирәк, бу бигрәк тә инновацияләр өлкәсенә кагыла”, - дип азсызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Бирдебәк Сапарбаев үз чыгышында шулай ук икеяклы хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге хакында әйтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан- Россиянең динамик үсешле регионнарынын берсе. “Республика җитәкчелеге бик мөһим өлкәләргә игътибар бирә, шундыйларның берсе –Интернет-технологияләр үсеше өлкәсе”, - диде Бирдебәк Сапарбаев.

Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кунакларны Татарстан сәнәгатенең үсеш темплары белән таныштырды. Ул докладында Интернет-технологияләр җәелдерү мәсьәләсенә  зур игътибар бирде. Аның әйтүенчә, Казан ИТ-паркы республикада гына түгел, бөтен Россия күләмендә иң зур  технопарк санала. Хәзер анда 71 резидент, 1700 хезмәткәр бар. “ИТ-паркның уңышлы эшчәнлегенә Яр Чаллы шәһәрендә тагын бер мәйданчык булдыру ярдәм итте. Ачылышына ук Чаллы ИТ-паркы 30 процентка тулы иде”, -диде ул.

Көнчыгыш Казахстан өлкәсе акиме Бирдебәк Сапарбаев җитәкчелегендәге делегация Казанга бүген килде. Ике көн дәвамында алар Казан федераль университетнда, Дәүләт Советында, халыклар дуслыгы йортында, Милли музейда һәм Универсиада объектларында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International