Владимир Путин интернет-проектларны финанслау өчен фонд төзергә тәкъдим итте

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин махсус фонд төзеп, аның аша мөһим интернет-инициативалар сайларга һәм финансларга тәкъдим итте.

“Уйлавымча, Россия интернетта  зур социаль кыйммәте булган, җәмгыять өчен кирәкле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша торган инициативаларны сайлап алучы һәм финанслаучы фонд булдыра ала”, - диде Путин пәнҗешәмбе көн узган стратегик инициативалар агентлыгы советы утырышында.

Путинның “Үземә бу фондны ясауга булышу йөкләмәсе алам, сезнең белән бергәләп бу фондны туплау чыганакларын эзләп карарбыз” дигән сүзләрен Интерфакс китерә. – Мин чынлап та бу фонд берничә миллион сумлык булуын һәм бик масштаблы эш алып баруын теләр идем”.

Аның сүзләренчә, “яңа өлкәдә эффектлы, талантлы эшләргә теләге булган яшьләрнең креатив катламына эш урыннары булдыру өчен безгә  финанс чыганагы кирәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International