ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Чаллы шәһәрендәге ИТ-парк үсеше турында сөйләде.

Бүген ИТ-паркның конференц-залында мәктәп укучыларының ИТ-проектлары фестивале IT-Jumpның икенче, финал, көне узды. Фестивальнең беренче көнендә алдынгы планда мәгариф программасы торган булса, финал көнендә перспективалы проектлар билгеләнеп, җиңүчеләр исемнәре аталды.


11
апрель, 2014 ел
җомга

Апрельдән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша Республикакүләм матди ярдәм үзәге хезмәткәрләренә кабул итүгә чиратка язылу мөмкинлеге булдырылды.

Кичә Яшел Үзән шәһәрендә “Мәктәп картасы” проекты буенча 1нче лицей һәм 3нче гимназия укучыларының әти-әниләре белән җыелыш узды. Җыелышта ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге”, “АК БАРС” БАНК вәкилләре катнашты.

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Иннополис” МИЗ күзәтчелек советының беренче утырышы узды. Утырышта 2013 нче елда МИЗ эше нәтиҗәләре, агымдагы елда эшчәнлеге һәм 2024 нче елга кадәр МИЗ үсеше планы каралды.

Татарстан Республикасы гомүмбелем бирү оешмаларына кабул итү өчен “Татарстан Республикасында Электрон мәгариф” Порталы аша 15 642 электрон гаризә җибәрелгән.

ПРОФ-IT»  Россиякүләм региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары бәйгесендә Татарстан Республикасыннан  11 проект катнаша.


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 ел башыннан бирле ТР дәүләт хезмәтләр Порталына күпгаиләлргә җир участоклары бирү буенча 160 шалтырату килгән һәм 140 язма мөрәҗәгать булган.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгына 10 мобиль диагностик комплект тапшырырга җыена.


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

ТР дәүләт хезмәте Порталында uslugi.tatarstan.ru “Халык контроле” системасында “Язуларда хаталар” категориясе өстәлде. Һәрбер кулланучы ТР телләр турында закон үтәлмәү очраклары турында хәбәр итә ала. Хәбәрне җиткергәндә мәҗбүри шарт булып, төгәл адресны күрсәтү һәм фотоматериалны теркәү тора. Категориянең моңдераторы – ТР Г.Ибраһимов исемендәге  тел, әдәбият һәм сәнгать Институты тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International