Апрельдән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша Республикакүләм матди ярдәм үзәге хезмәткәрләренә кабул итүгә чиратка язылу мөмкинлеге булдырылды.
Әлеге сервис республика яшәүчеләренә социаль ярдәм алуга чиратсыз мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә.
Исегезгә төшерәбез, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының төп юнәлешләренең берсе – социаль өлкәне мәгълүматлаштыру. Яңа сервислар Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берррәттән башкарыла.
2013 елның 4нче кварталында социаль яклау өлкәсендә киләсе хезмәтләр электрон рәвештә кертелгән иде:
- Пенсионерларга юлда бару өчен ай саен өстәмә акчалата түләү билгеләү;
- Гражданнарның аерым категорияләре өчен коммуналь хезмәтләрнең түләүдә льготалар билгеләү;
- Бала артыннан карауга айлык пособие урнаштыру;
- Балага айлык пособие билгеләү.