ТР дәүләт хезмәте Порталында uslugi.tatarstan.ru “Халык контроле” системасында “Язуларда хаталар” категориясе өстәлде. Һәрбер кулланучы ТР телләр турында закон үтәлмәү очраклары турында хәбәр итә ала. Хәбәрне җиткергәндә мәҗбүри шарт булып, төгәл адресны күрсәтү һәм фотоматериалны теркәү тора. Категориянең моңдераторы – ТР Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать Институты тора.
Мисал өчен системадагы бер хәбәр: Бөгелмә шәһәрендә язуның татар телендәгесе булмау. Хәбәрне 45 кеше хуплый. Әлеге гаризагә “башкарылды” статусы бирелә. Һәм фотоматериал өстәлә. “Татарстан Республикасы дәүләт теле һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр
Тагын бер хәбәр мисалды: “Сукно бистәсе” метро станциясендә урам күрсәткечендәге урам исемендә хата киткән. Әлеге гаризә дә уңай чишелә. Хәбәрне 35 кеше хуплаган.
Системага языларда хаталар турында 62 хәбәр килгән, аларны 1650 кулланучылар хуплый.