Татарстан Республикасы гомүмбелем бирү оешмаларына кабул итү өчен “Татарстан Республикасында Электрон мәгариф” Порталы аша 15 642 электрон гаризә җибәрелгән.
Булачак беренче сыйныф укучылары әти-әниләренә гаризә бирерөчен Порталда кызыксындырган мәктәп сайтына кереп, тәкъдим ителгән гаризә формасын тутырырга кирәк.
Электрон гаризәне тутыргач система махсус номер һәм пароль күрсәтәчәк. Әлеге мәгълүматлар аша гаризәнең каралу нәтиҗәләрен күзәтеп барып була.
Гаризәне тапшырганнан соң, сайланган уку йортына гаризәдә күрсәтелгән документларның оригиналын тапшырырга кирәк.
Барлыкка килгән сораулар буенча 8 (843) 264-73-37 номеры аша “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасының техник хезмәтенә мөрәҗәгать итеп була.