Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Чаллы шәһәрендәге ИТ-парк үсеше турында сөйләде.
Министр искә алганча, Чаллы шәһәрендәге Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-парк үз эшен 2012 елның 25 августында башлады. Ул вакытка ИТ-парка 47 резидент эш итә иде. 2013 елның декабренә резидентлар саны 86 компания тәшкил итте, ә 2014 елның 14 апреленә – 91 резидент (барлык мәйданның 52%).
Чаллы шәһәренең ИТ-паркында 1,3 мең хезмәткәр тупланган, аларның урта яше – 27 яшь.
44 ИТ-резидент – кече һәм урта ИТ-бизнесның оешмалары.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Чаллы шәһәрендә яхшы ИТ-парк һәм аны мөмкин кадәр үстерергә кирәк. “Әлегә ИТ-паркның барлык мәйданы да тулы түгел, - диде ул. – Һәм төп сәдәт төзелеш-монтаж эшендә генә түгел, ә яңа резидент-компанияләрдә дә”.
“ИТ-парк актив рәвештә Кама инновацион территориаль кластер белән хезмәттәшлек итә., - диде Роман Шәйхетдинов. – «КАМАЗ» ААҖ белән ИТ-паркның дата-үзәгендә “КАМАЗ”ның ИТ-инфраструктурасы кертү буенча эш башланды.”
«КАМАЗ» ААҖ белән булдырылган проект кластер оешмаларына икътисади эффект күрсәтә. Әлеге тәбриҗәне Татарстанның башка оешмаларына кертүе ихтимал.
Президентка шулай ук Чаллы ИТ-паркы хезмәткәрләренә арендага бирелә торган йорт төзү темплары һәм бердәм автобус маршрут турында да сөйләделәр.